Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 октябрь 2023, 06:00

«Турникетсыз атна» бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү акциясе буенча

Үткәнн атнада мәктәп укучыларын Балтач районының әйдәп баручы предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштыру өчен «Турникетсыз атна» Бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү акциясе уза.

Акциянең максаты: эш бирүче белән мәгариф системасы арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү, шулай ук укучыларны һәм студентларны предприятие һәм заманча производствода кирәкле һөнәрләр белән таныштыру, аларга реаль эш урыннары һәм хезмәт шартлары, алга таба эшкә урнашу һәм алга таба һөнәри үсеш мөмкинлекләре күрсәтү. Иске Балтач  2нче урта  мәктәбенең 9а һәм 10нчы сыйныф укучылары "Балтач сельэнерго" җәмгыяте һәм "Россельхозбанк"та булдылар. Алар өчен кызыклы экскурсия үткәрделәр, аның барышында балалар әлеге оешмаларның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштылар; һөнәрләрнең үзенчәлекләре турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр; тематик стендларда тәкъдим ителгән материалларны өйрәнделәр, хезмәткәрләр белән аралаштылар.

Һәр укучы күңеленә хуш килгән һөнәрне сайласын.

 

«Турникетсыз атна» бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү акциясе буенча
«Турникетсыз атна» бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү акциясе буенча
«Турникетсыз атна» бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү акциясе буенча
Автор:
Читайте нас: