Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 октябрь 2023, 17:08

Педагог һәм остаз елында

2023 нче ел “Педагог һәм остаз елы” булып бик күпләрнең күңелендә мәктәпләрдә ,китапханәләрдә, клубларда үткәрелгән матур чаралар калдырган тәэсоратлар булып озак еллар сакланыр, алга карап яшәргә көч бирер. 

Педагог һәм остаз елында
Педагог һәм остаз елында

Бигрәк тә бу чаралар: очрашулар, концертлар, ачык дәресләр, мастер- классслар укытучының тормышта яшь буынга белем, тәрбия бирүдәге ролен азсызыклый. Һөнәрләр күп, кем булсаң да, табиб, эшче, тукучы...Тик онытма бер нәрсәне: юл күрсәтә укытучы. Ата-ана белән беррәттән укытучы яшь буынны алдагы тормышка әзерли, шулай булгач, илебез киләчәге нинди булуы укытучыга барып тоташа түгелме? Шуңа да укытучы һөнәре һичшиксез бик мөһим дә, олы ихтирамга да лаек.
Тушкыр клубы китапханә белән берлектә бу юнәлештә ел дәвамында бик күп матур чаралар уздырдылар. Тушкыр клубы “Педагог һәм Остаз елын” ветеран укытучы Башкортостанның Мәгариф отличнигы Гөлшат Ихсанованың иҗат кичәсе белән башлап җибәрде.Укытучы-остазлар Ралия Хасаньянова, Фәйрүзә Курбанова, Илүсә Нуриевалар белән үткәрелгән мастер-класслар, интеллектуаль кичәләр дә фәһемле һәм файдалы үтте. Студентлар белән укытучыларның очрашу кичәсе дә яшьләргә сайлаган һөнәрне ныклап үзләштерергә стимул бирде, әлбәттә. Республиканың төрле почмакларында яшәгән Байрамша шәҗәрәсенең дәвамчылары очрашу бәйрәменә җыелып, үзләренең нәселләрендә төрле һөнәр ияләре булуын билгеләделәр , шул исәптән укытучылар булып озак еллар хезмәт салган укытучылар шәҗәрә агачы төзү өчен кирәкле мәгълүматлар белән бүлештеләр, корбан чалдырдылар.

Дәвамын гәзитнең алдагы санында укырсыз.

Гөлшат Ихсанова.

Педагог һәм остаз елында
Педагог һәм остаз елында
Педагог һәм остаз елында
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: