Укытучы һөнәре һәрвакыт иң мөһим һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып тора. Алар укучыларның белемнәрен генә түгел, ә дөньяга карашларын да формалаштыралар, шәхси сыйфатларын үстерәләр һәм аларга үз сәләтләрен ачыкларга ярдәм итәләр. Шундый мөгаллимнәрнең берсе—Мөкәддис Гәрәев, ул инде дүрт дистә елга якын Тучыбай урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли.
Мөкәддис Гомәр улы үз эшенең профессионалы. Ул физика өлкәсендә тирән белемгә ия һәм һәрвакыт үзенең белемнәрен яңартырга һәм тирәнәйтергә омтыла, соңгы фәнни ачышлар-казанышлар турында хәбәрдар булып тора. Моның ярдәмендә ул катлаулы темаларны укучыларына аңлаешлы итеп мисаллар аша җиткерә ала. Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы һәм мәгълүматлы, ә укучылар аның биремнәрен актив булып үтиләр һәм фикер алышуларда катнашалар.
Шулай да мөгаллимнең физика укытучысы буларак уңышларының күп өлеше аның педагогик карашыннан һәм укучыларга карата мөнәсәбәтеннән тора. Ул аларны тыңлый белә. Һәр баланың үз үзенчәлекләре һәм сәләтләре барлыгына ышанып, аларның потенциалын ачуда – аның төп бурычы.
Мөкәддис Гәрәев Каргалы авылыннан. Биредә сигезьеллык мәктәпне һәм күрше авылындагы Тучыбай урта мәктәбен тәмамлый. Ары таба, 1981 – 1986нчы елларда, Бөре дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетында югары белем ала.
—Мәктәп елларыннан ук төгәл предметларны үз иттем. Укытучы булачагымны шул дәвердән үк белә идем. Зифа Глимшина, Флидә Шәрипова һәм Винария Вәлиевалар мәктәп чорында физика предметына мәхәббәт уяттылар. Моның өчен аларга чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә,—дип билгели мөгаллим.
Мөкәддис Гомәр улы укытучы һөнәрен үзләштергәч, Иске Тимкә мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Биредә ул 6 ел эшли. Ары таба, 1992нче елдан бирле бүгенге көнгә кадәр Тучыбай урта мәктәбендә укыта.
Ул үзенең укучылары белән чиксез горурлана, бергәләп бер-берсен аңлап эшләгәч, төрле конкурсларда-олимпиадаларда уңышларга ирешәләр. Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ул район мәгариф бүлегенең һәм БРның мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек.
Мөкәддис Гәрәев укучылары “Физика буенча Кубок” турнирының муниципаль этабында җиңү яулыйлар. Шулай ук республика дәрәҗәсендә үткән бәйгедә дә сынатмыйлар. Анда алар район данын лаеклы яклап, призёр булып кайталар.
—Нинди генә тармакны алсак та, барысында диярлек математиканы, физиканы яхшы белү таләп ителә. Тормышта да төгәл предметларны белү кирәк. Шуңа күрә, әлеге предметлардан төпле белем бирү бик мөһим. Белемнәрне ныклап истә калырлык, тормышта файдаланырлык итеп үзләштерсеннәр өчен дәресләрне үзенчәлекле, уен формасында да үткәрергә тырышам,—ди героебыз.
Мөгаллим үзенең укучысы Данис Бәдретдинов турында горурланып сөйли. Ул физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия икән. Хәзер инде Нидерландыда эшләп йөри.
Төп героебызның укытучы буларак төп үзенчәлекләренең берсе – укучылар һәм әти-әниләре белән аралашуга ачык булуы. Ул һәрвакыт барысын да тыңларга һәм ярдәм кулы сузарга, барлыкка килгән төрле авырлыкларны аңларга, җиңеп чыгарга һәм һәр укучыга шәхсән караш табарга әзер. Аның өчен һәр укучы—беренче чиратта шәхес. Нәтиҗәдә, белемнәр җиңел үзләштерелә һәм укытучы белән укучылар арасында ышанычлы мөнәсәбәт.
Мөкәддис Гәрәев укытучының үз укучылары өчен чын остаз һәм илһам чыганагы була алуының ачык мисалы. Аның тәҗрибәсе һәм үзенчәлекле укыту стиле физика фәненең кызыклы һәм мавыктыргыч булуын күрсәтә. Белем иленә сәяхәтне тагын да күңеллерәк итә.