

Мәктәптә балаларга белем биргән тәҗрибәле укытучылар белән кызыклы очрашу булды. Иң элек бәйрәм уңаеннан аларны тәбрикләделәр. Укучылар ветеран укытучылар алдында дулкынланып чыгыш ясады, соклану, горурлану сүзләре җиткерделәр. Өлкәннәрнең дә бүген мәктәптә белем алган егет һәм кызларга әйтәсе сүзләре бар иде. Очрашу, аралашу җанлы һәм фәһемле булды.