Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2023, 09:50

Уңышлар сиңа, Азалия!

11нче сыйныф укучысы Азалия Хәсәнованы Иске Балтач 2 нче урта мәктәбенең горурлыгы, дип, бершиксез, атарга була. “Уку алдынгысы, мәктәп һәм район тормышында актив катнашкан максатчан укучы", - дип тасвирлыйлар аны укытучылар.

Уңышлар сиңа, Азалия!
Уңышлар сиңа, Азалия!

11нче сыйныф укучысы Азалия Хәсәнованы Иске Балтач 2 нче урта мәктәбенең горурлыгы, дип, бершиксез, атарга була. “Уку алдынгысы, мәктәп һәм район тормышында актив катнашкан максатчан укучы", - дип тасвирлыйлар аны укытучылар.

Азалия, 11—15 сентябрьдә, Түбән Новгородта үткән Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән, шулай ук Кырым һәм Севастопольдән 8-10нчы сыйныф укучылары арасында “Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсының ярымфиналында катнашты.

Биредәге ярымфиналда 1150 конкурсантлар арасында Башкортстаннан 137 укучы катнашты. Алар арасында Азалия Хәсәнова да бар иде. Җитәкчесе – Гөлназ Фазлыева. Балтачлы төрле дәрәҗәдә үткән бихисап конкурслар җиңүчесе һәм призеры. Тырыш укучы бар яклап та җиңүче, дисәк тә ялгыш булмас.

Биредәге конкурсның сайлап алу этабын уңышлы үтү өчен катлаулы, шул ук вакытта кызыклы биремнәрне үтәргә кирәк иде. Азалия барысын да уңышлы үтәһәм менә ул - конкурсның ярымфиналында катнашу хокукына ия булды.

Конкурсның ярымфиналының искиткеч тарихы Азалия өчен аның мәктәп елларындагы бәхетле истәлекләрнең берсе булып калыр. Без аны бу вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз һәм, әлбәттә, финалга чыгарга телибез.

Ярымфиналда нинди хис-тойгылар һәм нәрсә булганын белер өчен Азалия Хәсәнова белән аралаштык.

—Быел конкурсның темасы—“Русия белән горурланам!” булды. Ярымфинал кысаларында катнашучылар өчен киберхәвефсезлек, иҗат, социаль проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр белән тулы белем бирү программасы оештырылды. Беренче көнне лекцияләре һәм экскурсияләр оештырылды, бик кызыклы булды, чөнки бу безнең чиксез илебезнең мәгарифе һәм мәдәнияте турында күбрәк белү өчен зур мөмкинлек. Икенче көнне без командалар составында төрле кейслар чиштек һәм иҗтимагый мәсьәләләрнең үзенчәлекле чишү юлларын уйлап таптык. Эшнең иң мөһим һәм йомгаклау өлеше буларак, проектларны яклау аеруча онытылмас тәэссоратлар калдырды. Ә хәзер инде финалга сайлап алу рейтингы исемлеген көтәргә калды,— дип уртаклашты Азалия Хәсәнова.

—Һәр башлангычта, конкурсларда ярдәм итүче, уңышларыма шатланучы, миңа ышанган, ярдәм итүче, яхшырак һәм көчлерәк булырга өндәүче әти-әниемә, укытучыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.Аеруча минем остазым Гөлназ Фазлыевага. Ул һәрвакыт алга омтылучыларга, үзенең коммуникатив сыйфатларын, кызыксынучанлыгын, хезмәт сөючәнлеген үстерергә теләүчеләргә ярдәм кулы сузарга әзер. Шулай ук сайлап алу этабына әзерләнүдә зур өлеш керткән тарих укытучысы Эльдар Галимҗанов һәм директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Венера Гыйндуллинага. Минем белән булганыгыз, ышануыгыз һәм ярдәмегез бик кыйммәтле,—дип билгеләп үтте Азалия.

Ә без, үз чиратында, Азалия Хәсәновага конкурсның финалына үтүен телибез һәм алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: