Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. 11нче августта мәгариф хезмәткәрләренең “Мәгариф системасы. Мәгънәләр трансформациясе” дип аталган республика киңәшмәсендә киләчәккә билгеләнгән төп юнәлешләргә багышланган дискуссия мәйданчыклары эшендә район педагоглары да катнашты. Узган уку елы нәтиҗәләре һәм алдагы елга куелган бурычлар турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Зиннәтнур кызы ШӘЙМӨХӘМӘТОВА белән әңгәмә кордык.
—Гөлнара Зиннәтнур кызы! Нинди яңалыклар белән яңа уку елына аяк басасыз?
—Мәгариф өлкәсендә реформалар бик күп булды соңгы елларда, алар хәтта берникадәр арыттылар, бетмәс үзгәрешләр укытучыларның тыныч кына белем бирү мөмкинлеген алды, дисәм дә хата булмас. Шулай да быелгыларын куркмый кабул итәргә кирәк, чөнки алар педагоглар тарафыннан күптән көтелгәннәре: патриотик тәрбия, “Беренчеләр хәрәкәте”, ягъни пионерия, хезмәт тәрбиясе, һөнәр сайларга өйрәтү... Радий Фәрит улы бик дөрес билгеләде: “Советлар дәверендәге, аннан соңгы мәгариф системасын мәгънәви яктан яңадан анализлап, иң яхшы алымнарны алып, аларны тапкыр-тапкыр арттырып алга атларга кирәк”. Педагоглар бу сүзләрне күптән көтеп алмадымыни? Көтеп алынган патриотик тәрбия узган елда район мәктәпләрендә тулысынча тормышка ашырылды. Дәүләт символларына хөрмәт күрсәтеп үткәрелгән линейкалар, “Мөһим темаларга сөйләшүләр”, “Беренчеләр хәрәкәте”нә, Юнармия, Юл хәрәкәте инспекторлары рәтләренә кабул итүләр, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга искиткеч ихлас эчтәлекле хатлар язу, ялга кайтучылар белән очрашулар – мондый чаралар тирән мәгънәле итеп, горурлык хисе белән оештырылды.Бу юнәлешләрдә эш яңа уку елында да актив дәвам итәчәк. Иң мөһиме – ихласлык, барлык эшләрдә дә формализмнан китү. Аннан тыш, атнага бер тапкыр һөнәр сайларга өйрәтү буенча сыйныф сәгатьләре кертелә, һәр мәктәптә театр һәм спорт клубы эшен җанландыру күз уңында тотыла. Бу өлкәдә тәҗрибәбез яхшы, район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе күп чаралар оештыра, “Театраль карусель” район конкурсында һәр мәктәптән коллектив катнашты. Бары тик дәрестән тыш эшчәнлекне тәртипкә салырга кирәк. “Мәктәп көннең икенче яртысында да гөрләп эшләргә тиеш. Бу вакытта тәрбияви чаралар үтсен, түгәрәкләр эшләсен!” – ди республика мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Әйе, тәрбия буенча директор киңәшчеләренең, “Беренчеләр хәрәкәте”, спорт ярышлары, театр юнәлеше эше, Пушкин картасы буенча чаралар дәрестән тыш әзерләнергә һәм үткәрелергә тиеш! Дәрес исәбенә түгел! Министрлык, район Хакимияте, мәгариф бүлеге тарафыннан белем сыйфаты өчен көрәш планлы рәвештә алып барыла башлаган икән, без дәресне сакларга һәм якларга бурычлыбыз! Дәрестә укытучыга – укытырга, балага укырга берни комачауларга тиеш түгел! Балалар бакчасыннан башлап белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен, укытучыларны, ата-аналарны шушы эшкә кушылырга һәм дәресне якларга чакырам. Әлбәттә, эшне үзебездән башларга кирәк. Дәрес бербөтен булсын, укучыны һәм укытучыны белем алу-бирү процессыннан кәрәзле телефон да, тәрбияви чаралар да өзмәсен. Шунда гына без укытучыдан һәм укучыдан белем сыйфатын таләп итә алабыз.
—Җәмгыятьтә бердәм белем бирү киңлеге, федераль белем бирү программалары дигән темаларга да дискуссияләр күп, белүемчә. Укытучыны бу яңалыклар борчуга салмыймы?
—Борчылу таләпләрнең асылына төшенеп җитмәүдән генә килә ул. Элеккечә әллә кайдан уйлап табасы, эзлисе юк, “Конструктор” программасына кереп бер шәптә уку һәм тәрбия программаларын кирәкле сыйныфка үзгәртеп алып була. Бердәм белем бирү киңлеге – ул бердәм программалар, бердәм эчтәлекле министрлык тарафыннан расланган китаплар. Ягъни, бүген бала Балтач мәктәбендә укыса, иртәгә ул Уфа мәктәбенә күчә икән, шул калган урыннан укуын дәвам итә, программаның темалары үзгәрми. Дәресне яклау, дәресне өзмәү проблемасы монда да кискен: бүгенге тема иртәгәгә калдырылырга тиеш түгел. Бөтен процесс ил буенча бердәм алып барыла. Шунысы да яхшы, китапларның эчтәлеге имтихан биремнәренә туры килә. “Без моны үтмәдек”,—дигән сүз булырга тиеш түгел.
—Бердәм дәүләт имтиханнарына, аларның нәтиҗәләренә тукталып үтик әле.
—Имтиханнар – белем бирү процессының, һәр мәктәпнең, укытучының йөзе ул. Бердәм дәүләт имтиханнарын 69 бала тапшырды, рус теле һәм математика фәннәреннән минималь сызыкны барысы да узып, кулларына аттестат алдылар. Бүген алар – илебезнең төрле шәһәрләре югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары. Быелгы чыгарылыш укучыларына, аларның укытучылары һәм ата-аналарына мең рәхмәт: алар киләсе ел имтихан бирүчеләргә Балтач яшьләре никадәр зур нәтиҗәләргә укый алырлык дәрәҗәдә талантлы икәнен үрнәк итеп күрсәттеләр. Имтиханнар тыныч мохиттә үтте, закон һәм имтихан тәртипләрен бозуның бер очрагы да теркәлмәде. Һәр укучы үз белем, әзерлек дәрәҗәсенә тәнгәл килә торган бәһа алды. 21 укучы төрле фәннәрдән 81 баллдан югары нәтиҗә күрсәтте. Алар артыннан килүче укучылар да 11нчеләрнең үз көчләре белән яулап алган үрләрен өлге итеп куйсалар иде. Тырышлык имтиханнар алдыннан соңгы айларда гына түгел, даими, дәрес саен булырга тиеш. Тарих һәм җәмгыять белеменнән тыш барлык предметлардан да уртача күрсәткеч узган елгыга караганда күбрәк һәм республика күрсәткеченнән зур аерма бирми.
9нчы сыйныф укучылары тапшырган имтихан нәтиҗәләренә килгәндә, республика күләмендә район начар күренми, уртача бәһалардан аерма юк. Ләкин уртача күрсәткеч – күбесенчә “өчле” белән “дүртле” арасында. Бу югары бәһага лаек булучыларның аз булуы, түбән билге алучыларның чиктән тыш күплеге турында сөйли. Проблема бөтен республикага хас һәм белем сыйфатына башлангыч сыйныфлардан ук, аеруча урта звенода көн саен зур игътибар бирү бурыч итеп куела. Ата-аналар һәм балалар арасында аңлату эшен армый-талмый алып барып, төп дәүләт имтиханына әзерләнүгә карашны кискен үзгәртергә кирәк. 9нчы сыйныф чыгарылыш укучылары бүген колледжларга керү өчен зур конкурс үтәргә мәҗбүр. Аттестатның уртача билгесе бишлегә якын булганда гына “җырлап” кереп була укырга. Электрон көндәлек, электрон журналлар бар. Аларның һәрберсенә мониторинг үткәрә мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек органнары. 9нчы гына түгел, 8нче сыйныф билгеләре дә тикшерелә. Хөрмәтле ата-аналарга, сыйныф җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: башлангыч сыйныфтан соң баланың укуын күз уңыннан ычкындырмагыз!
—Гөлнара Зиннәтнур кызы! Район педагогларына яңа уку елы алдыннан нинди теләкләр юллар идегез?
—Мәгариф системасының бюджеты зур, район Хакимияте эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе ул. Мәгарифне үстерү йөзенннән район Хакимиятенең һәрдаим кайгыртуын тоябыз. Министрлык тарафыннан аңлашып, бер максатта янып эшләү, андагы хезмәткәрләрдә фикердәшләр табу – зур куаныч. Гомумән, дәүләтнең мәгарифкә ярдәме әйтеп бетергесез зур. “Мәгариф” милли проекты шәһәр мәктәпләре белән беррәттән җиһазландырды авыл белем бирү учреждениеләрен. Хөрмәтле коллегалар! Тулы куәтенә балалар мәнфәгатенә эшләтегез шушы заманча җиһазларны, нәтиҗәле хезмәтне максат итеп куегыз. Көн һәм эш кыйммәтләрен дөрес итеп аерып алып, шул фикергә тугры калыгыз, шунда үзегез дә арымассыз, укучыларыгыз да сезнең янган күзләрегез тирәли тупланыр. Белем запасы биреп хиссез роботлар түгел, илебезне сөйгән, кыю йөрәкле, изге эшләргә сәләтле кешеләр тәрбиялик. Белемгә тәрбия генә җан өрә ала!
Укытучыларның һәрберсенә теләгем һәм үтенечем: үзегезгә алмашка кадрлар тәрбияләгез. Һөнәрнең матур якларын күрсәтеп кызыксындырыгыз, әйдәгез, дәресләр укытып карарга бирегез, чаралар уздырырга ышанып тапшырыгыз, предметыгызга, эшегезгә гашыйк итегез. Дәвамчылары булмаган һөнәр иясенең эзе калмый, җуела...
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт!