Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2023, 17:14

Тормыш нигезе—хәрәкәт

Эрик Фёдорович  Исиметов Иске Балтач урта мәктәбендә 1985нче елда физкультура укытучысы  буларак хезмәт юлын дәвам итә. Һөнәрен яратып башкарганга укучылары да үз итә аны.

Тормыш нигезе—хәрәкәт
Тормыш нигезе—хәрәкәт

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Эрик Исиметов нәкъ шундый фикердә. Инде дүрт дистә еллап дәвердә укучыларга шул сүзләрнең  дөреслеген дәлилли. Үз мисалында исбатлауны иң кулай ысул итеп алган мөгаллим.

Күп балалы  тырыш гаиләдә үскәнгә олылар сүзенә ышанып үскәннәр. Биш баланың һәркайсы киләчәген сайлаганда әти-әни  сүзенә колак сала. Ике абыйсы әтиләре Фёдор Тимергалиевич кебек механизатор, водитель эшен сайлыйлар. Шулай өченче улы Эрикка Елизавета Валиахметовна  укытучы һөнәрен сайларга киңәш итә.Магашлы Алмантай сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы буларак, күп баланың киләчәген билгеләүдә мөһим роль уйнаган  шәхес ул. Сигезенче сыйныфны отличие белән тәмамлаган үсмер Благовещенск педагогия училищесына укырга керә. Һәр башлангычны җиренә җиткереп өйрәнгән егет уку йортын  уңышлы тәмамлый. Юллама буенча туган районына кайта. Xезмәт юлын Янтимер мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Кечкенәләрне укый-язарга өйрәтү җаваплы. Бер елдан яшь белгеч хәрби хезмәткә чакырыла. Польшада солдат изге бурычын үти. БМП  наводчик-операторы яхшы хезмәте өчен ялга җибәрелә. Үз авырлыклары, үз җитдилеге белән ике ел җилдәй үтеп тә китә. Уңышлы  хезмәте турында частьтан бирелгән Мактау грамоталары сөйли.

Эрик Фёдорович Иске Балтач урта мәктәбендә 1985нче елда физкультура укытучысы  буларак хезмәт юлын дәвам итә. Читтән торып Чиләбе дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Авылдашы Маргарита Исламовна  белән гаилә корып җибәрәләр.  Район үзәгендә йорт төзеп чыгалар. Тормыш иптәше Ведомстводан тыш саклау бүлегендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга. Балаларын тәрбияләп үстерәләр.  Уллары Евгений— Уфада, кызлары Ирена Ставропольда гомер итә. Һәркайсы бүгенге көндә  үз тиңен табып гаилә корды. килен Олеся, кияү Константин Балтач ягын ошаттылар. Ата-ана өчен бу нык мөһим.

Гаилә башлыгы күбрәк эштә булса, балалар тәрбияләү күбрәк  хуҗабикә иңнәренә төшә. Шуңа да  тәҗрибәле укытучы Маргарита Исламовнаның булдыклылыгын, уңганлыгын, тырышлыгын  билгели. Ышанычлы юлдашың булганда илһамланып эшләргә мөмкин.

 

Эрик Фёдоровичка балалар белән эшләү ошаганга күрә ул аларны туплый белә, уртак тел таба. Ә ярышларда бу уңыш нигезенә тиң. Спорт секцияләренә осталарны җәлеп итә.  Бердәм команда рухында  бер-береңне тоеп алга барганда  олы максатны чынбарлык итәргә мөмкин. 

Волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахматлар буенча район ярышларында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе җиңүе, призлы урыннарга лаек булуы ташка басылган хакыйкать. Калтасы районында рус лаптасы буенча зона ярышларында мәктәп командасы  ике ел рәттәнөченче урынны яулады. Укытучы Эрик Исиметов Калтасы район Xакимиятенең Рәхмәт хатына  лаек булды.  Гагарин Кубогы призёрлары әзерләгәне өчен дә шундый ук хатка ия булды ул.

Эрик Фёдорович тренер буларак, дөрес киңәш биреп кенә калмый, ул үзе дә яхшы формада. Бу турыда спорт казанышлары ачык сөйли.  Чаңгы буенча мәгариф системасы хезмәткәрләре арасында  спартакиадада эстафета йөгерүендә катнашып, өченче урынга лаек була. Районда чаңгы, йөзү, өстәл теннисы буенча үткән ярышларда призлы урыннар яулый. Физкультура дәресләрендә укучыларга хәрәкәт тормышта бик кирәк икәненә төшендерә.  Шәхси мисалына таянып эшләве хезмәт девизы. Спортны үз иткән укучылар аннан гомер буе  баш тартмавы билгеле.  Укытучы Исиметовның тырыш хезмәте турында бихисап Мактау грамоталары ачык сөйли. Спортка бәйлеләре белән беррәттән район Xакимияте, район мәгариф бүлегеннән бирелгәннәре бар. Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы,  Xезмәт ветераны Эрик Исиметов  бүген югары ихтирамга лаек  остаз-укытучы. Xезмәт биографиясендә югары казанышлар эзләнү юлында алга омтылыр өчен этәргечтәй. Эрик Фёдорович укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, якты күңел белән яшәүне алга алып көн итү мөһимлеген билгели.  Тәмәке тарту, аракы эчү, наркотиклар куллану беркемне дә алга илтмәвен үсмерләргә аңлата.

Эшләгән коллективта тәҗрибәле укытучы олы ихтирамга лаек. Кушылган һәр эшне җиренә җиткерүен,  аның тыйнаклыгы, булдыклылыгын  хезмәттәшләре билгелиләр.

Тормышта сынауларны үткәндә фәһем алу, уйлану кирәк. Кадерле әтисе, бертуган ике абыйсы,  абыйсының улы фани дөньяны калдырып киткәннәр.  Гаиләләре белән ныклы элемтәдәләр. Әле сеңелесе Людмила Бөре шәһәрендә әнисен алып китеп карый, энесе Роман Уфа шәһәрендә гомер итә. Абыйларының балалары, туганнары җәй көнне туып-үскән ата йортына бергәләп җыелалар. Туган якта, туган телдә якыннарың белән аралашу үзе бер гомер.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: