Билгеле педагог Василий Сухомлинскийның сүзләре буенча, һәр баланың күңелендә күзгә күренми торган кыллар бар, әгәр оста кул белән кагылсаң, алар матур яңгыраячак. Нәкъ шушы кылларны язманың төп герое – Нурия Ташпулат кызы һәр балада таба белә. Ул укучыларына белемен, көчен һәм вакытын да кызганмый, аларның уңышларына сөенеп һәм борчулары белән уртаклашып, белем биеклекләренә әйдәүче укытучы. Тәҗрибәле педагог, үз эше остасы мөстәкыйль олы тормышка берничә буын балаларны әзерләде.
Нурия Сабирова – дүрт дистәгә якын стажы булган физика һәм математика укытучысы. Аның югары профессионал һәм кайгыртучан кеше буларак абруе елдан-ел ныгый.
Укытучы булып эшләү көндәлек дәресләргә әзерләнү, биремнәрне бәяләү һәм имтиханнарга әзерләү генә түгел. Шулай ук даими рәвештә үсеш, үз-үзеңне камилләштерү, соңгы фәнни үзгәрешләрне һәм яңа укыту методикаларын үзләштерүдән гыйбарәт. Нурия Ташпулат кызы һәрвакыт соңгы фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга һәм аларны үз эшендә кулланырга омтыла. Дәрес материалларын аңлатуның яңа ысулларын эзли, шуңа күрә аның дәресләре мавыктыргыч һәм кызыклы үтә. Һәрберебезгә таныш җыр сүзләре бар бит: “Балаларның теле кыңгырау, гел чыңгылдый, ява мең сорау...”. Ә мөгаллимәбез һәр сорауга җавап таба, һәр укучыга югары таләп куя, кирәк чакта ярдәм кулы суза.
Үзбәкстан республикасының Карши шәһәре кызы 1981нче елда урта мәктәпне тәмамлый. 1981 – 1986нчы елларда Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетында укытучы һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенеп, Каршидагы мәктәптә хезмәт юлын башлый. Шул дәвердә булачак тормыш иптәшен – Рәмил Рәвил улын очратып, матур тормыш корып җибәрәләр. Яшь парны куандырып бер-бер артлы ике балалары дөньяга килә.
Ары таба тормыш җилләре мөгаллимәне Бөре районына илтә. Ул анда, 1992 – 1999нчы елларда, Емашево урта мәктәбендә директор вазифасында эшли.
1999нчы елда язмыш Нурия Сабированы Балтач районына алып кайта. Монда ул, Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә, директор урынбасары һәм шулай ук физика, математика укытучысы буларак хезмәт юлын дәвам итә. 2008нче елдан алып 2015нче елга кадәр район мәгариф бүлеге начальнигы була. Бүгенге көндә Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә балаларда төгәл предметларга мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.
Нурия Ташпулат кызы үз һөнәрен чын күңелдән ярата, башка эшкә күчү турындагы уйларны якын да китерми. Хезмәт урынын икенче өенә тиңли ул, хезмәттәшләрен һәм укучыларын бик якын күрә. Нәтиҗәдә аны барысы да ихтирам итә.
—Мин үз һөнәремне яратам һәм бәхетемне монда таптым. Бергә “кайнап” эшләгән хезмәттәшләремне чиксез хөрмәт итәм. Аларның һәрберсе, үз эшен җиренә җиткереп, озак еллар хезмәт салган укытучылар. Сайлаган һөнәремә бөтен күңелемне биреп эшлим. Бүтән төрле булмый да. Хезмәтемнең никадәр җаваплы һәм игелекле булуына еллар үткән саен тирәнрәк төшенәм. Бу тормышта үз урыннарын тапкан укучылар – хезмәтеңә иң зур бәһа, — ди игътибарлы Нурия Сабирова.
Физика һәм математика дәресләре үзендә заманча технологияләр кулланып укытуның традицион ысулларын берләштерә. Остаз укучыларның күзаллауларын киңәйтү һәм аларны бу фәннәрдә кызыксындыру өчен һәр дәресне интерактив һәм мавыктыргыч итәргә омтыла. Төрле эш ысулларын һәм формаларын куллана, шул исәптән уеннар, проектлар һәм мастер-класслар, ә бу, үз чиратында, материалларны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.
Укыту белән генә чикләнми, ул шулай ук үз укучыларына җылылык һәм кайгырту белән карый. Аларның проблемаларын тыңларга һәм аларга чишелешләр табарга булышырга һәрвакыт әзер. Күп кенә укучылар аны укытучы гына түгел, ә остаз һәм дус та дип саныйлар.
Мактау сүзләренә генә лаек булган мөгаллимә күпъеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге грамоталар, Рәхмәт хатлары, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”, “Русия Федерациясенең гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре” исемнәренә лаек. Шулай да аның өчен иң мөһиме – укучылар тарафыннан ихтирамлы мөнәсәбәт, имтиханнарны уңышлы тапшырып һәм күңелгә ятышлы һөнәр сайлап, тормышларында үз урыннарын табу.
Гомумән, Нурия Ташпулат кызы – район мәгариф өлкәсенең алыштыргысыз өлеше. Кыйммәтле тәҗрибәсе һәм белемнәре һәрвакыт кадерләнә. Үз эшенә тугрылыгы һәм укучыларына карата булган мәхәббәте аны тәҗрибәле укытучы гына түгел, ә олы ихтирамлы шәхес итә.