Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 июнь 2023, 10:33

Колледжда әдәби - музыкаль композиция узды

Рус теле көне кысаларында Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы  колледжында А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган әдәби - музыкаль композиция узды.

Колледжда әдәби - музыкаль композиция узды
Колледжда әдәби - музыкаль композиция узды

Укучылар   шагыйрьнең иҗаты һәмтормыш юлы, аның шигырьләре  белән танышалар. Аның шигырьләрендә күп көч һәм яктылык, Ватанга, үз теленә мәхәббәт бар, шуңа күрә 1 курс укучылары аның әсәрләрен зур канәгатьлек белән укыйлар.

Беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә тантана 1999 елда, әдәби генийның тууына 200 ел тулу көнендә билгеләп үтелә. Шул вакытта Россиядә Пушкин көнен билгеләү турында президент указына кул куела. Вакыт узу белән Пушкин көне тагын бер бәйрәм-рус теле көне белән берләшә. Бу 2011 елда булды.

 Укучылар    чарада һәр телнең кыйммәте турында сөйләштеләр. Рус классигы әсәрләрендә телгә мәхәббәт ачык күренә. Шулай ук туган телләрне белү дә мөһим. 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: