Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 Май 2023, 10:31

Балачак хыялымны чынбарлык иттем

Нөркә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Хәбибрахманова әңгәмәбезне шул сүзләрдән башлады. Ике дистә елдан күбрәк хезмәт тәҗрибәсе моңа ныклы нигез бирәдер.  

Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары эшен исә унбиш ел  уңышлы алып бара Ирина Әдһәм кызы.

Гаиләдә бер укытучы булмаса да кече яшьтән бу һөнәрне үз итә кыз. Шуңа күрә дус кызлары белән укытучы булып уйнарга ярата ул. Үрнәк күз алдында, сыйныф җитәкчесе Фәрдүнә Фаридонова. Аның кебек җитди сорауларга укучылары белән җавап эзли. Фәрдүнә Заһит кызы лаеклы ялга туктагач укучыларны канат астына сыйныф җитәкчесе Эльвира Әминева ала. Бу ике шәхес кебек үк һөнәр асылын аңлап, балаларга үз фәненә мәхәббәт  уятырга тырышуны эш ысулы итте мөгаллимә.

Хыялы Иринаны Бөре дәүләт педагогия институтына алып килә. Имтиханнарны уңышлы тәмамлап студент булып китә. Филология факультетында кыз белем ала.  4нче курста укыганда авылдашы Илүс  Мәҗит улы белән гаилә корып җибәрәләр. Туган авылын бик яратканга институтны тәмамлагач ике дә уйламый бирегә эшкә кайта. Яшь белгеч булгач кичәге укытучылары белән  бергә хезмәт юлын башлаганда  бераз уңайсызлану хисләре  тоя-тоюын. Тик икеләнгән чакта киңәш биреп җибәрүләре, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булулары белән Иринаның ышанычын аклыйлар.  Иҗади башлангычны  хуплаган хезмәттәшләре белән эшләү камилләшүгә бер этәргечтәй. Ирина Әдһәм кызы  рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, һәрчак алгы планда була. Мәктәпкә нинди тикшерү килсә дә иңтәү рус теле, математика фәннәре буенча  укучылар контроль язма эшләре эшлиләр. Һәрчак аны укучылар уңышлы башкарып чыкты.  Бердәм дәүләт имтиханнары, төп дәүләт имтиханнарын һәр укучы тапшырырга тиеш. Аттестат алу шуның  тәүге шарты булып тора. Укучылар  һәрчак аттестат алуы укытучыларның беренче таләбе дә һәм  чиксез сөенүе дә.

Унберенче сыйныфка кадәр укучылары төрле конкурсларда үзләрен сыный килделәр. Район олимпиадаларында укучылары призлы урыннарга күп тапкырлар лаек булды. Республика  “Тукай моңнары”  конкурсында Нөркә урта мәктәбе укучылары коллектив чыгыш ясап беренче урынга чыктылар.

Ирина Әдһәм кызының тырышлыгы югары бәһаланды. Район мәгариф бүлеге, район Хакимияте Почёт грамоталары белән билгеләнде ул.

Тормыш иптәше Илүс Мәҗит улы белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Өлкәннәре Эльвина  Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында психология белгечлеге буенча укый.   Уллары Линар унберенче сыйныфны тәмамлый. Сынауларга бай мәле быел. Ата-ана бары да уңайлы булырына ышанып тора. Ә мөгаллимә буларак, укучыларының һәркайсы өчен дә борчыла ул гадәттәгечә.

—Укытучы булыр өчен укытучы булып туарга кирәк, диләр. Мин бу фикер белән килешәм. Кечкенәдән хыялланганча һөнәрне сайладым һәм аңа тугры калдым. Эшемне җиренә җиткереп башкару—тормыш девизым. Балаларны яратам, алар мөнәсәбәтен тоям.  Мәктәптә эшләү күңелемә рәхәт. Ә авырлыкларга зур игътибар бирмәскә тырышам. 23 ел дәверендә ник бу эшне сайладым, дип бер дә үкенмәдем. Балалар белән дус булырга тырыштым. Иртән эшкә ашыгуны бәхетле мизгелләрем итеп тоям. Гаиләмә дә хатын-кыз буларак, тиешле вакыт бүләм. Тормыш иптәшем балаларны йөрткән автобус водителе буларак, һөнәр үзенчәлеген аңлый, балалар ярдәм итәргә әзер. Бу үзе бәхеттер,—дип  бар сорауларыма берьюлы тулы җавап бирде.

 Кеше үз урынында булган очракта бу табигый халәт.

Автор:
Читайте нас: