Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 апрель 2023, 10:37

Олы хөрмәткә лаек укытучы

Елена Закирова — үз эшенең остасы, 30 ел туплаган тәҗрибәле география укытучысы. Үзенең озын хезмәт дәверендә ул балаларны географиягә өйрәтү белән генә чикләнми, ә аларда үз фәненә мәхәббәт, тирә-юньдәге мохитне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияли.

Олы хөрмәткә лаек укытучы
Олы хөрмәткә лаек укытучы

Елена Закирова — үз эшенең остасы, 30 ел туплаган тәҗрибәле география укытучысы. Үзенең озын хезмәт дәверендә ул балаларны географиягә өйрәтү белән генә чикләнми, ә аларда үз фәненә мәхәббәт, тирә-юньдәге мохитне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияли.

Мәктәп еллары—балаларда гадәт, характер үзенчәлекләре һәм кызыксынулар формалашкан вакыт. Нәкъ менә шул чорда төп белемнәр салына да инде һәм алар киләчәк тормыш өчен нигез була. Һәм бу белемнәрнең балаларга ничек тапшырылуы иң мөһиме, дисәк тә була. Бу вакытта беренче планга укытучы, аның методикасы, эшкә карашы һәм педагогик сәләте чыга. Нәкъ менә шушы сыйфатлар һәм сәләтләр Елена Закировага хас, ул һөнәрендә үзен ышанычлы хис итә.

Аның сәләте һәм осталыгы уку программалары кысаларында гына чикләнми, Елена Борис кызы балаларның игътибарын безне уратып алган бар нәрсәгә дә җәлеп итә белә. Ул үз предметын көчле һәм тирән белеп, белем һәм тиешле мәгълүматлар җыелмасын гына биреп калмый, ә балаларны география предметының гаҗәеп дөньясына алып керә.

Балаларда кызыксынуны саклап калу өчен, мөгаллимә төрле уку формаларын куллана, шул исәптән уеннар, конкурслар, проектлар һәм экскурсияләр. Болар аларда иҗади фикерләүне һәм үз сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Балалар белән даими рәвештә Көнгер, Уфа, Аслыкүл, “Шүлгәнташ” мәгарәсенә экскурсияләргә йөриләр.

Шул ук вакытта Елена Закирова—балаларның әхлакый һәм рухи кыйммәтләре белем бирү процессында иң мөһим булганын билгеләгән укытучы. Ул аларда якыннарына һәм әйләнә тирә мохиткә хөрмәт хисе тәрбияләргә омтыла.

Тәтешле районы Сәүкияз авылы кызы башта биредәге сигезьеллык, ары таба Югары Тәтешле 2нче урта мәктәбен тәмамлый. 1987 – 1992нче елларда Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт университетының география факультетында югары белем ала.

Уку йортын уңышлы тәмамлагач, юллама буенча Түбән Сикияз авылы мәктәбенә бара. Шул дәвердән башлап 30 елны үз эченә алган хезмәт юлы шушы мәктәпкә багышлана. 1992нче елдан башлап һәр укучыны якын итеп, аларның ихтыяҗларын һәм сәләтләрен аңлап һәм бер үк ук вакытта сердәшче дә, таләпчән укытучы да ул. Һәр дәресне  мавыктыргыч һәм үзенчәлекле итеп үткәрә, укучыларның барлык игътибарын үз предметына җәлеп итә ала белә.

1995нче елда шушы авылның бар эшкә дә оста егете һәм булачак тормыш иптәше – Мәдеһәт Закиров белән таныша.

—Май ае ахыры иде...28нче май. Сабантуй вакытында ул беренче тапкыр миңа эндәште. Шул вакыттан алып аралаша башладык,—дип искә алды җылы хисләр белән героебыз.

Август аенда бөтен авылга гөрләтеп туй да үткәреп җибәрәләр. Һәм озакламый бердәнбер кызлары якты дөньяга аваз сала. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, бик иркәләп, яратып үстерә кызларын бәхетле пар. Хәзерге вакытта кызлары  Диләрә Казан шәһәрендәге Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең туризм факультетын тәмамлап, Уфада эшләп йөри.

Мәктәптә 30 ел эшләү —искиткеч тәҗрибә. Бу дәвер эчендә Елена Закирова 12 ел үз вазифасынна тыш тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 3 ел директор булып та эшләп өлгерә.

Елена Борис кызы бер кайчан бер урында гына тормый, даими рәвештә яңа технологияләрне һәм методикаларны өйрәнә, мәгариф дөньясындагы фәнни ачышларны һәм тенденцияләрне күзәтеп тора. География предметы белән генә дә чикләнеп калмый ул. 2009нче елда читтән торып Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясенең тарих факультетын тәмамлый һәм тарих предметын да укыта башлый.

Өч дистә ел укытучы булып эшләсә дә, укыту эшенең яңа агымнарына гаҗәпләнүен туктатмый мөгаллимә.  Ул еш кына төрле конференцияләр, семинарларда катнаша, яңа методикалар һәм укыту алымнарын үзләштерә.  Үткән елның октябрендә Башкортстан Республикасы делегациясе составында Мәскәүдә үткән сыйныф җитәкчеләренең Бөтенрусия форумында катнашты.

—Миңа анда бик ошады.  Ике көн дәвамында “түгәрәк өстәл”ләр, мастер-класслар, дискуссияләр һәм очрашулар оештырылды. Игътибар үзәгендә тәрбия һәм белем бирүнең соңгы методикалары булды. Быел да анда катнашу теләгем бар. Әлеге вакытта беренче турның сайлап алу этабын үттем, алда тагы да ике тур бар.  Мондый зур масштабтагы чараларда катнашу тәҗрибәбезне камилләштерү өчен зур этәргеч бирә,— дип уртаклашты Елена Борис кызы.

Җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый ул. Менә инде күпме еллар “Сәйлән” бию  һәм “Шатлык” үрнәкле балалар драма театр коллективлары белән җитәкчелек итә. Шулай ук укытучылар фольклор бию коллективында катнаша.  Елена Закирова бар яклап та булдыра. Ташып торган көч-дәртенә, фидакарь хезмәтенә сокланасы гына кала.

—Елена Борис кызы — таләпчән, әмма гадел, тыныч һәм игътибарлы укытучы. Дәресләрне аңлаешлы итеп аңлата, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, авырлыклар килеп чыкса, төпле киңәш бирергә әзер, — ди укучылары.

Үз эшенә тугрылыгы һәм укучыларына карата булган мәхәббәте аны тәҗрибәле укытучы гына түгел, ә искиткеч кеше дә итә.

Автор:
Читайте нас: