Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 март 2023, 09:53

Нөркәлеләр "Яхшылык талисманы" акциясенә кушылды

Нөркә  урта мәктәбе укучылары тәрбия буенча директор киңәшчесе һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Яхшылык талисманы"Бөтенрусия акциясендә катнаштылар.

Нөркәлеләр "Яхшылык талисманы" акциясенә кушылды
Нөркәлеләр "Яхшылык талисманы" акциясенә кушылды

Махсус хәрби операция кысаларында үз хезмәт бурычын батырлык белән үтәүче хәрбиләребез өчен талисманнар ясауда нөркәлеләр актив катнашты. Һәр катнашучы талисманга үз күңел җылысын, игелегенең бер өлешен салган. Талисман һәрвакыт махсус хәрби операциядә катнашканнарга туган якларында аларны яратуларын һәм көтүләрен искә төшерер. Талисманнар гуманитар ярдәм җыю пунктларына тапшырылачак, аннан хәрбиләргә җибәреләчәк. Ерак якларда туган як сәламе, җылы хатирәләр, ихлас мөнәсәбәт чаткысыдай булыр бу талисман.

Нөркәлеләр "Яхшылык талисманы" акциясенә кушылды
Нөркәлеләр "Яхшылык талисманы" акциясенә кушылды
Нөркәлеләр "Яхшылык талисманы" акциясенә кушылды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: