Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 март 2023, 12:34

Сабый күңеле—ак кәгазь бите

Һөнәрен яраткан кеше иртән эшкә бәйрәмгә барган кебек бара, диләр. “Кояшкай” балалар бакчасында ике дистә елдан артык  Линария Саяфетдинова нәкъ шул девиз белән эшли.

Сабый күңеле—ак кәгазь бите
Сабый күңеле—ак кәгазь бите

Югары Карыш урта мәктәбен тәмамлагач Уфа 1нче педагогия училищесына укырга керә. Нарасыйларны бик яраткан авыл кызы тәрбияче һөнәрен сайлый. Әни-әтисе  Рәйхана Мөхәмәтхан кызы һәм Радиф Җиһаннур улы Фәтхинуров күп балалы гаиләдә һәр сабыен эшсөярлек  рухында тәрбиялиләр. Төрле һөнәрне сайлаган бертуганнары. Өлкәннәрдән үрнәк ала уртанчылары,  Рита апасы укытучы булырга ниятли. Линария исә тәрбияче буларак, укытучыларга зур ярдәм итәргә тели. Булдыклы тәрбияче укытучының олы терәгедәй икәне билгеле. Балалар бакчасында кечкенәләрне яхшылык һәм яманлыкны аера башларга, төрле юнәлештә остарырга, хәреф танырга, укырга өйрәнергә булышкан очракта укытучыларның эше дә  җиңеләя.

Яшь белгеч Екатеринбург (ул вакытта Свердловск) шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт юлын башлап өч еллап эшләп ала. Түбән Карыш авылы егете Фәрдәт Саяфетдинов кызга өйләнешергә тәкъдим ясый. Урман хуҗалыгы белгечлеге буенча югары уку йортын тәмамлау белән туган ягына эшләргә юнәлгән егет тормыш иптәшен район үзәгенә алып кайта. Яшьләр җир урыны алып өй төзи башлый. Гаиләгә илаһи мәгънә өстәп кызлары Лиана һәм Гүзәл дөньяга киләләр.(Әйткәндәй, тормышның үз кануннары. Кызлары әлеге көндә гаилә корып, Екатеринбург шәһәрендә яшиләр. Лиана "Киа-Моторс" компаниясендә —логист, Гүзәл балалар кардио-ревматология бүлегендә шәфкать туташы вазифасында уңышлы эшлиләр. Кияүләре Владислав шәхси эшкуар, Ринат хәрби һөнәрендә камилләшә баралар).

Линария Радиф кызы район үзәгендә иң элек “Кояшкай”, “Буратино” балалар бакчаларында физик культура белгече булып 9 ел эшли. Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өйрәтү өчен балаларны даими физкультура күнегүләрен ясарга өйрәтергә кирәк. Линария Радиф кызы  килеп кенә түгел, ә һәрчак балалар белән эшләүне хуп күрә. Бөре педагогия академиясен тәмамлап, һөнәри камилләшә, югары белемгә ия була. Нарасыйлар үскәндә ачышлар эшләвенә, һөнәрләрен арттыруына, рухи яктан баюына тәрбияченең шактый өлеше керүен тою зур казаныш. Хәзер хезмәт тәҗрибәсендә дүрт балалар төркемен чыгаруы үтә шатлыклы күренеш. Төркем балалары күз алдында үскәнгә  күрә һәркайсын якын күрә, үз итә тәрбияче.  Шуңа да күп еллар бергә эшләгән тәрбияче ярдәмчесе Сәрия Нургай кызы Әхмәтова, әлеге вакытта көч салган Гөлнур Тимеркасыйм кызы Галинуроваларга рәхмәт һәм соклану сүзләрен кызганмый. Уртак максат белән янып эшләгән  балалар бакчасы мөдире Ирина Шәрипова һәм хезмәт коллективыннан уңуын сызык өстенә ала ул. Аңлашыла ки, самими күңелле балалар белән тик якты күңелле  кешеләр генә уңай нәтиҗә белән эшли ала. Балалар бакчасында эшләгән һәр белгеч кешеләрнең иң газиз нарасыйлары белән эшләвен тоюы мөһим. Ата-ана үзе эш белән мәшгуль чакта балалары караулы булуы— беренче таләп.

Линария Радиф кызы кечкенәләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү көн кадагында булуын аңлый. "Танып тамчылары" конкурсында "Шәйморатов генерал" җыры белән балалары чыгыш ясый. Төркем малайлары җиңүе тәрбияче һәм музыка җитәкчесе Рима Шакированың уртак тырышлыгы җимеше. Төркемдә 18 малай һәм 7 кыз бер гаиләдәгедәй уртак тел табарга өйрәнгән. Театр түгәрәгенә җәлеп ителеп "Әкияттә кунакта" тамашасы булдырып балалар бакчасына йөргән төркем балалары алдында чыгыш ясаганнар. Хәреф танырга өйрәнү генә түгел, үзләре яза белгән балалар дәресләрдә кызыклы тапкан мәгълүматны язып алулары да гадәти. Линария Радиф кызы сабыйлар кече чактан ике телне камил үзләштерүләренә игътибар итә. Дәресләре урыс телендә үтсә, аралашу, чараларда чыгышлар ана телендә дә булуы зур казаныш. "Афәрин" диясе  килә андый киң офыклы аңы булган тәрбиячеләргә. Кече чакта баланың үзләштерү мөмкинлеге күп. Киләчәкне күзаллаган тәрбиячеләр балаларга зур корал—телләр мөмкинлекләрен шулай тапшыра. Шуңа да чыгарылыштан соң  урамда очраган тәрбияләнүчеләре якын күреп эндәшүләре күнегелгән.  Без тәрбияче белән аралашкан вакытта берәм-берәм балалар аның янына килеп тәрбиячене кочаклап үз әңгәмәләре белән безнең игътибар үзәгендә булуларына һич аптырамадым.

"Балалар янына килүне бәйрәмгә тиңләп була. Эшкә түгел, ихлас аралашырга, уртаклашырга, балалар сәләтен үстерергә килгәндәй тоеп иртән эшкә әзерләнәм",—дип елмайды әңгәмәдәшем. Үзе дә һәркайсына якты йөз белән эндәште, сорауларын җавапсыз калдырмады. Сабый күңеле ак кәгазь битедәй. Дөрес, ни язасың— шуны укыйсың.

Сабый күңеле—ак кәгазь бите
Сабый күңеле—ак кәгазь бите
Сабый күңеле—ак кәгазь бите
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: