Нөркә урта мәктәбе укытучысы Рима Фаридонова белән аралашканда сүземне аның нәселендә ничә укытучы булуы белән кызыксынып башладым. Математика укытучысы төгәл мәгълүматларны барлады. Үзе, тормыш иптәше, сеңелләре, иренең сеңелесе, килендәше, әтисе, зур әнисе, әтисенең энеләре, ике туганнарын саный киткәндә кул бармаклары җитмәс. Әле туганнан туганнарын телгә ала башлагач, миңа бик күп булып тоелды.
Ике дистәгә якын гаилә әгъзаларының хезмәт стажын санау исә шәхсән миңа космик сандай. Бер утырып санарга форсат кына чыксын мөгаллимәгә, төгәл санны анык әйтеренә шикләнмим. Аның хезмәт юлын сайларга кем үрнәк булуы турында иде икенче үтенечем. Xатирәләре аны балачакка алып кайтты...
Беркөнне Республиканың Мәгариф министры Зилаер районына киләчәген белгәч бар мәктәпләрдә әзерләнү башлана. Шактый эш башкарылса да тикшерүне һәркем дулкынланып каршы алучан. Мәртәбәле кунак вазифаи бурычларын үтәгәч, үзәктән 85 километр ераклыкта урнашкан Байгужа авылына юл тота. Сәбилә Сөләйманова укытучысы Зөлхиҗә апасы Солтанованы күреп китәргә була ул көнне. Зөлхиҗә Котлыгужа кызы Темәс педагогия училищесын тәмамлагач, шунда, Баймак районында укытып алган. Зур әнисе бу кунак— элекке укучысы белән җылы очрашуын бихисап оныклары хәйран калып күзәткән. Укытучы эше шулкадәр һәр кешегә кирәк һөнәр булуы кызчык күңеленә шунда кереп калгандыр. Әтисе Рәшит Дәүләткилде улы биология, химия белгечлеге буенча укыган. "Башкирский" совхозы бүлегендә управляющий булып эшләгәндә ныклы нигез биргәндер. Умартачылык белән кызыксынуны күңел халәте иткәнгә, өстәмә белем бирү укытучысы буларак, укучыларга кәсеп асылын аңлаткан, бу турыда китаплар язган, мәктәптә умартачылык музее булдырган шәхес. Республикада бу юнәлеш буенча үткәрелгән конкурста икенче урын алган шәхес үрнәге дә балалары юлын билгели. Әнисе Шәмсикамал Шәрифҗан кызы башлангыч сыйныфларда эшләве балаларга белем иленә ачкыч табучыдай кабул ителә.
Рима югары сыйныфларда Рәми Гарипов исемендәге гимназия-интернатта укый. Ә укытучылары һәркайсын студент итеп күрү максатын ассызыклый. Башкорт дәүләт университетының математика факультетына барырга җыенуын белгәч, абыйлары кире үгетләргә маташа. "Сеңелем, бөтен тикшерү килсә, имтихан тапшыру булса бары да шул математикага барып тоташа. Башкарак фәнне сайласаң отылмассың",—дип киңәш биреп карый. Тик Рима җиңел юлларны эзләүчеләрдән түгел шул. Максатына ирешә. Студент чакта булачак тормыш иптәше Нөркә авылы егете Наил Кави улы белән танышалар. Гаилә коргач, егетнең туган җирендә төпләнәләр. Математика укытучысы буларак, укучыларына югары таләпләр куя.
Нөркә урта мәктәбендә укучылар катлаулы фәнгә игътибарларын арттырсын өчен белемнәрен тикшерү һәрдаим тәртипкә куела. Югары билгеләр математиканы аңлау белән тыгыз бәйләнештә булуы иң тәүге баскыч. Укучылар ел саен уңышлы итеп Бердәм дәүләт имтиханнарын, Төп дәүләт имтиханнарын тапшырып килсен өчен күнегүләр эшләү, өстәмә вакытта шөгыльләнү алып барыла. Консультацияләр, җитди сорауларны җентекләп тикшерү укучылар өчен мөһим. Бу даими башкарылган эш ел саен уңышлы нәтиҗәләрен бирә. Математика акылны тәртипкә салучы фән, дип әйткән Михаил Ломоносов сүзләрен Рима Рәшит кызы эш девизы итеп ала. Тиктормас баланы тиргәргә кирәкми, җаен табып дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк. Һәр укучы кемнеңдер газиз баласы, изгелек орлыклары салсаң ул ата-анасын сөендерер. Әти-әнисенең сүзләрен укытучы алымына әйләндерә.
Укучыларда логик фикерләүне үстерүгә зур этәргеч биргәнен балалар да аңлавы мөһим. Математика буенча профильле имтихан тапшырып, югары уку йортларына укырга кергән укучылары бихисап. Ә гомумән кеше тормышы һәр көн саен математика белән бәйле булуын тоябыз. Чыгарылыш укучылары асылда бу төгәл фәннән имтихан тапшыруы ташка басылган. Таләпчән мөгаллимә төрле ысул, принципиальлек кулланып бу фәнгә укуны алгы планга куймаган укучылар игътибарларын арттыруга ирешүен әле дә билгеле. Рима Фаридонова район методик берләшмәсе җитәкчесе булып дүрт ел эшләп ала. Математика укытучылары аттестацияләү буенча эксперт комиссиясе әгъзасы. Район олимпиадалары комиссиясендә эшли. Катгый таләпле чорда аттестатны укып чыккан елда ук алу рус теле һәм математика буенча уңышлы имтихан тапшыруга бәйле. Шуңа моны ата-ананың аңлавы да кирәк. Рима Рәшит кызы мәктәптә туклану буенча җаваплы белгеч. Техник-интернет эшләвен тәэмин итү белән ул мәшгуль.
Стресслар күп чорда яшибез. Тормышта дөньяви сынаулар да үтә кырыс булырга мөмкин. Ата-ана оясыннан читкә чыгып үзаллы тормыш көткәндә канатлары каерылмавы мөһим. Шуңа Рима Рәшит кызы укучылар белән ачыктан-ачык сөйләшүләрне куллана. Егет һәм кыз мөнәсәбәтләре ничек үрелеп хискә илтә. Бу хис өермәсенә эләгеп чәчәктән чәчәккә кунуга әйләнмәсен өчен ачык аралашу кирәк. Гаиләдә егетләр булачак тормыш иптәшен нинди итеп күрергә тели, ә кызлар гаилә башлыгына нинди таләпләр куя. Болар уртага салып тикшерелә. Мондый әңгәмәләр эзсез түгел. Авыр тормыш хәленә дучар булган очракта да яшәү иң кадерлесе икәнен үсмер чактан аңга салып калу кирәк, дип Рима Фаридонова тәрбияви сорауларны икенче планга калдырмый...
Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Раиль –БДАУ, Рәсүл Бөре кооперация колледжын тәмамлады, ә кызлары Нурия - чыгарылыш сыйныф укучысы. Балалары ата-ана ышанычын киләчәктә дә аклар, дип ышанасы килә...
Җаваплы эше күңел халәтенә аваздаш булганга күрә, җитди һөнәр сайлавына Рима Рәшит кызы һич үкенми. Бала тормышында дөрес юнәлеш бирү аһәңле шәхес тәрбияләүгә тиң бит ул. Ә киләчәк —балалар кулында. Димәк, укытучы бүген киләчәкне билгели.