Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 февраль 2023, 15:45

Нөркәдә югары сыйныф укучылары белән очрашу марафоны

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча өлкән сыйныф укучылары белән очрашу марафоны Нөркәдә үтте.

9нчы февральдә Балтач районында Гаилә хезмәте психологы Ф. Гарифуллина Балтач районы мәгариф бүлеге начальнигы Г. Шәймөхәммәтова , Балтач районы эчке эшләр бүлеге инспекторы А. Хөсәенова  белән берлектә Нөркә урта мәктәбендә профилактик әңгәмә үткәрделәр. Очрашуның максаты-балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, хәзерге җәмгыятьтә социаль тернәкләндерү проблемаларын комплекслы чишү нигезләрен формалаштыру. Укучыларның әхлакый һәм хокукый белемнәрен, сәләтләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, әхлакый яктан акланган гамәлләр кылуга ихтыяҗны үстерү. Укучыларда зарарлы гадәтләргә каршы тора белү тәрбияләү юлы белән сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗлар формалаштыру.  Укучыларда индивидуаль мәнфәгатьләр һәм сәләтләр үсеше аша шәхес сыйфатларын тәрбияләү. Барлык тәрбия-мәгариф структураларының нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыру. Балаларны һәм яшүсмерләрне социаль яклау. Хокукый культура мәсьәләләре буенча ата-аналарның (законлы вәкилләрнең), педагогларның һәм укучыларның күзаллауларын киңәйтү. Әңгәмә ахырында укучыларга балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына бушлай психологик ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирелде. Балалар ышаныч телефонының  номерына - 8-800-2000-122(түләүсез) шалтыратып карадылар.

 

Нөркәдә югары сыйныф укучылары белән очрашу марафоны
Нөркәдә югары сыйныф укучылары белән очрашу марафоны
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: