Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 гыйнвар 2023, 15:31

Күңел кушуына тугрылык саклап

Нөркә мәктәбендә директор буларак таныла  Мозафарова. Үткән гасыр башы. Кыз бала үз ярын тапса бик хуш, дип гаиләдә укырга өндәмиләр. Имән авылында туган Хөснинур Абрар кызының укырга теләге зурдан...

Күңел кушуына тугрылык саклап
Күңел кушуына тугрылык саклап

Йөрәк кушуы буенча гомер юлын үткәннәр бар. Вакыт, заман җилләре катгый таләп куйганда да үз юлыннан кире чикмәгән хатын-кыз соклану хисе уята. Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы дәвер нәфис зат вәкилләренә аеруча сынаулы имтиханнар куйган. Нәзек тал көчкә бик бирешер кебек тоелса да ныклыгына хәйран калырлык.Хәтәр бөккәндә дә сынмый кала. Назлы кыз да шундый булыры аның ихтыяр көченә бәйле...

Үткән гасыр башы. Кыз бала үз ярын тапса бик хуш, дип гаиләдә укырга өндәмиләр. Имән авылында туган Хөснинур Абрар кызының укырга теләге зурдан. Ул чит якларда урнашып белем алган бертуган Ягафәр абыйсы белән уртак фикергә килә. Әти-әниләренә белгертми алар бергәләшеп Дүртөйледән  пароходта Казанга юлланалар. Хөснинур укырга керә, гарәпчә язу ысулын үзләштерә. Булачак тормыш иптәшен Нурмөхәмәтне биредә очрата Хөснинур. Капма каршылык бер-берсенә омтылган пар булып күренә алар. Шомырттай кара чәчле кызга зәңгәр күзле, сарыдан килешле чәчле егет гашыйк була. Аралашу, планнар кору, киләчәкне күзаллау мәле. Уку чоры чикле. Һәркайсы укуын төгәлләгәч эшкә юнәлтелә. Төрле төбәк кешеләренең юллары беразга аерылып тора. Яшьләргә хатлашып бер-берсен өзелеп сагынып аерым торырга туры килә.Тәгаенләү кәгазе буенча Хөснинур Чакмагыш районында хезмәт юлын башлый. Гражданнар сугышы чорында аклар бар халык белемле булуына каршы була. Мөгаллимәне куркытырга исәпләре. Биредән китәргә этәргеч кенә кирәк.Укытучы көндәлек мәшәкатьләре белән мәшгуль. Чыра яндырып дәфтәр тикшергәндә тәрәзәгә мылтыктан атып китәләр. Бәхетенә, зыянсыз. Атучы мәргән булмаган. Куркып бу яктан белгеч китәр дип уйлаганнардыр инде. Хөснинур тәгаенләнгән урында белем бирүен дәвам итә.Үз вазифаларын тиешенчә үти кыз.

Хөснинур сөйгән егете Нурмөхәмәт белән янә Казанда күрешеп гаилә корып җибәрәләр.

Вакытына күрә һөнәр алган, укыган Ягафәр абыйсы дәүләт хезмәтендә эшли.  Сеңелесенә дә гаиләсе белән Тула өлкәсенә Новофомин районы Бобрик-Донской авылына (ул чактагы исеме)  барып урнашырга ярдәм итә. Тату гаиләдә Сталия кызлары 1936нчы елда туа. Үз көннәрен үзләре күреп, яхшы эшләгән чакта олыгайган әти-әниләрен карарга кайтырга ният итә Хөснинур. Яшь белгечләр Башкортстанга кайтып урнашалар. Борай районында Йомакай, Силасау авылларында укыта мөгаллимнәр. Бераздан Xөснинур Борай авылында мәгариф бүлегендә инспектор булып көч сала башлый.

Илгә зур афәт килгән чакта Мозафаровларның уллары Роберт 1941нче елда дөньяга килә. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр олы сынауга дучар була. Бөек Ватан сугышы башланган чорда кече уллары бишектә, кызларына нибары 5 яшь кенә була. Гаилә башлыгы Нурмөхәмәткә сугышка алыначагы турында повестка тапшыралар. Борай хәрби комиссариатыннан алына ул Ватан сагына. Җигелгән атларда сугышка китәләр ир-егетләр. Хушлашкач ат арбаларында урын алалар.Фронтка барасы солдатларны тезелешеп озатучылар янәшә атлый бирә. Сталия әтисе янында бераз утырып бара. Аны  арбадан төшерү белән сабый торып калырга уйламый, әтисе артыннан елап чаба. Үзен кызганып янә арбага утыртып бераз алып баралар. Бу хәл берничә тапкыр кабатлана. Хушлашу мизгелләрендә күз яшьләренә ирек биреп елашу сабыйның хәтеренә уелып торып калган. Бәлки 5 яшьлек кызы әтисе белән соңгы күрешүе нәкъ шул мизгелдә булуын сизенгәндер...

Бераздан Мәскәүдән Ягафәр абыйларының хатыны, балалары эвакуацияләнеп бирегә, Башкортстанга, кайталар. Ярдәмгә һәркайсы мохтаҗ.Туганнары аларны чит типми.

Бөек Ватан сугышы ил тарихында канлы эз калдыра. Нурмөхәмәт Мозафаров яу яланында башын сала. Тол хатын иңнәрендә ифрат зур җаваплылык. Никадәр өзгәләнеп еласа да газиз ирен югалткан хатынга үзен кулга алырга кирәк. Таш яуса да ике баласын аякка бастырырга тиеш бит ул. Тормыш сынауларында бөгелеп төшмәскә шул хәл көч-кодрәт бирә. Итагатьле хатын башка кеше белән гомерен бәйләүне күз алдына да китерми.

Әти-әниләренә Мозафаровлар һәрчак читтән килеп ярдәмләшеп йөриләр.  Ерак ара булганга күрә юл бик еш төшми. Якынрак урнашуы— көн таләбе.

Әлегә кадәр уку йорты  Имән җидееллык мәктәбенең филиалы булып саналган. Ә Нөркә авылында 1950-1951нче уку елында җидееллык мәктәп ачыла. Эш урыны булу белән Хөснинур Нөркә авылына кайтып эшкә урнаша. Пионер оешмасы тулы куәткә эшли башлый. 1953нче елда авылда тәүге комсомолецлар сафлары тулыландырыла...Укытучыны шәхси йорт белән тәэмин итәләр. Белемле, итагатьле мөгаллимәгә җидееллык белем учагының беренче булып директор вазифасында үзен сынарга тәкъдим итәләр. Булдыклы җитәкче сынатмый, коммунистлар сафына керә. Дин тыелган чорда аңа: “Син догалар да беләсең, коммунист та булдың. Ничек алай ике якны да санга санап була соң ул?”—дип шелтә сыман битәрләп әйткәнгә Хөснинур Абрар кызы коелып төшми. “Миңа дин дә, партия дә  урлашырга, кеше рәнҗетергә кушмый. Алар бер юнәлештә тәрбияли. Шуңа икесенә дә тел-теш тидерә алмыйм”,—дип икеле-микеле сүзгә урын калдырмый. Җәмәгать эшләре бихисап, барын да җиренә җиткереп башкаруы ташка басылгандай. Коллективта гадел караш, аңлашу мохите булдыра җитәкче.Уку бүлмәләре җитмәгәнлектән, эш ике сменада алып барыла. Бала саны күп, җиһаз, парта, өстәлләр җитми. Төрле авыллардан  парталарны хәстәрләп алып кайталар, ватыклары булса аларын җиренә җиткереп ремонтлыйлар. Уку әсбаплары җитмәгәнгә алма пеш, авызыма өзелеп төш, кебек сәясәттән читтә торалар. Үз куллары белән плакатлар, күргәзмә материалларын эшләп, дәресләрдә кулланалар. Вакыт санаулы, ә җанлы дәресләр алып бару өчен берни жәл түгел. Директор мөмкин булганнарын хәстәрли, коллективны куәтли, эзләнергә этәргеч бирә. Үзе өендә дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Хуҗабикә сыер, бозау, кош-корт карап, бакча үстереп көн итә. Үсентеләрне мулдан үстереп авылдашлары белән бүлешүдән ямь таба. Тырыш, булдыклы укытучы ана теле дәресләрен шулкадәр оста алып бара ки, күп укучылары аның эшен дәвам итәргә тели. Филология юнәлешен сайлап укырга керәләр. Остаз алымнарын дәрестә кулланалар.

Эштән башканы белмәү Хөснинур Мозафарова өчен табигый халәткә әйләнә.

Форсат  булу белән Нөркә мәктәбендә директор буларак, укучыларга төрле юнәлештә үсеш алсыннар өчен көч сала. Укуда, конкурсларда, спортта алдынгы булсыннар өчен шартлар тудыра. Җитәкче сабыр гына һәр мәсьәләне хәл итә. Мәктәпкә җитәрлек күләмдә ягулык хәстәрләү һәм бихисап вак сорауларны хәл итү хатын-кыз иңнәренә төшә.

“Хөснинур Абрар кызы тәртип бозган укучылар һәм хезмәттәшләре белән тавыш күтәрми мәгънәле итеп сөйләшә иде. Коллективта үзен ихлас ихтирам иттеләр. Кешене вазифасынакарап аермады, һәркайсына хөрмәт белән карады. Көндәлек тормышта мәктәп директоры һәм гади күрше була белде.Ул чакларда дин кануннары яшерен башкарыла.  Дога ятлау өчен аныңчыганагын табарга кирәк иде башта. Махсус китаплар кибетләрдә юк заман. Ясин сүрәсен директорыбыз өенә барып язып алдым. Беркөнне яңадан өенә кереп доганы укып күрсәтәм. Чәй табыны хәстәрләп йөргән хуҗабикә, ягъни икенче бүлмәдәге күршем, мине кинәт туктатып, хатамны әйтеп дөресләде. Дөньяви һәм дини якны бергә алып баруын шулай аңладым”,-дип үткәннәрне искә алды, әйткәндәй, заманында мәктәптә бергә эшләгән хезмәттәше Миңненур Шайбәкова. Аның сүзен раслап Фәрдүнә Фаридонова:”Килешәм. Олы ихтирамга лаек иде директорыбыз. Минем остазым да булды ул. Хөснинур Абрар кызы татар теле һәм әдәбияты буенча укытты, соңрак бу дәресләрне мин алып бардым. Тирән мәгънәле җитәкче һәрэштә үзе үрнәк бирде. Кеше күңелен төшерми, дорфа сүз әйтми эшен башкара белде”,—дип фикере белән уртаклашты.

Мозафарова1966—1970нче елларда җидееллык мәктәп кырында интернат булдыруда әйдәүче була. Мәктәп-интернатта тәрбияче вазифасында көч сала. Укучылар биредә яшәп укыганда уку әсбаплары, табак-савыт, урын-җир әйберләре,  мебель, караватлар белән тәэмин ителүнехәстәрли. Нөркә мәктәбе Имән, Усман авыллары балалары өчен дә белем үзәгенә әверелә.

Лаеклы ялга туктагач та Хөснинур Абрар кызы гарәпчә язарга өйрәнүчеләр үтенечен кире какмый, өйрәтә.

Үзенең кызы Сталия Башкорт дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. Учалы районында, Казахстан, Төркмәнстан мәктәпләрендә эшли. "Хезм3т ветераны" медаленә лаек була.Улы Роберт та

Бөре шәһәрендә педагогия институтында белем ала. Ул биология, химия факультетын тәмамлап Гафури районында балаларга әнисе эшен дәвам итеп балаларга белем бирә. Укытучылар династиясенә башлангыч шулай салына. Дүрт оныгының өчесе укытучы һөнәрен үзләштерә. Роберт Нурмөхәмәт улының балалары Дамир һәм Илдар

Бөре педагогия институтын тәмамлап дәүләт хезмәте өлкәсендә көч салалар. Сталия Нурмөхәмәт кызының улы Динар гражданнар авиациясе белән киләчәген бәйли, кызы Гөлназ Әүхәт кызы Уфа сәнгать институтының театраль факультетын, бераздан читтән торып Ленин исемендәге Төркмән дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Ул Башкорт дәүләт курчак театрында озак еллар уңышлы эшли.

Хөснинур Абрар кызының туруннары да тормышта үз урыннарын тапкан. Эдуард Мозафаров шәхси эшкуар,  Илдарның ике кызы әле бик кечкенә, алар мәктәптә укый, балалар бакчасына йөри. Артур Абраров П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлап, Мәскәү академия филармониясе симфоник оркестрында фаготта уйнаучы артист. Янә бер нәсел дәвамчысы Башкортстан Республикасының атказанган артисты Илгизә Гыйльманова М. Гафури исемендәге Башкорт Академия драма театрында көч сала. Сәнгатьтә үз юлларыняралар...

Тырыш мөгаллимәнең фидакарь хезмәте югары бәһалана. “Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы фидакарь хезмәте өчен”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгына”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгына” һәм башка юбилей медальләренә,”Хезмәт ветераны” медаленә лаек була.Хөснинур Мозафарованың фоторәсеме һәм биографик мәгълүматлары Уфа шәһәрендә, Башкортстан Республикасының халык мәгарифе музеенда урын  алган.

Хөснинур Мозафарова изгелек орлыкларын якыннары күңеленә бәләкәйдән чәчә. Мәгънәле ватанпәрвәр булып үсүләре олы зур әниләренең бар гамәлләре нәтиҗәсе булуы көн кебек ачык. Оныклары каникул-ялларда Нөркә авылына кайтырга ашыга. Монда серле әкият сөйләүче, тәмле коймак пешерүче зур әни һәрчак аларга шат. Туган-тумалары өчен ишекләре һәрчак ачык була. Балалары, оныклары, туруннарында зур әниләре Хөснинур Мозафарованың башкарган дәүләт эшенә, шәхес буларак үзенә олы ихтирам бар. Нәсел шәҗәрәсе агачыдай берләштерү сәләте барлыгын аңлыйлар.Шуңа бүген һәркайсы лаеклы кеше булып, үз юлын табуда аның ролен  сызык өстенә алалар. Көчле рухлы газизләре белән сокланып, горурланып яшиләр.

Хөснинур Абрар кызы якты дөньяны калдыруына да дистә еллар үткән. Әмма изге күңелле җитәкчене искә алганда аның якты гамәлләре, матур кылыкларын һәркайсы тирән ихтирам белән телгә алалар. Рухи яктан көчле укытучының якты күңелле шәхес булуын һәркайсыассызыклый.Якыннары, танышлар, якташлары өчен үрнәк булган ул. Изгелек җирдә ятмас, дип халык белми әйтмәгән. Халык хәтерендә калуы ныклы хакыйкать бүген.

Күңел кушуына тугрылык саклап
Күңел кушуына тугрылык саклап
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: