Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 гыйнвар 2023, 14:37

Үтә салкында мәктәпкә укучы бармаска мөмкин

  Укучыларга нинди  түбәнге һава температураларында  дәрескә йөрмәскә рөхсәт ителә? 

Бүген, Мата авылында урындагы халык иртәнге 5 сәгатьтә һава температурасының -46° кадәр төшүен теркәгән. Ә кайбер авылларда бераз “җылырак” температураны, ягъни термометр баганалары -43,-42не  күрсәткән.

Мәктәпләр кышын тышта ничә градус салкын булуына карамастан, гел эшли. Әмма мәктәпләр җитәкчелегенә гомум нормаларга таянырга киңәш ителә.  БР Мәгариф министрлыгы тарафыннан рәсми мәгълүмат социаль челтәрләрдә  урнаштырылды.  Авылларда яшәүче  укучыларга түбәнге һава температураларында  дәрескә йөрмәскә рөхсәт ителә:

1-4 сыйныфлар – -23 °

5-9 сыйныфлар – -25 °

10-11 сыйныфлар  – -30 °.

“Һава торышы аркасында мәктәпкә дәрескә йөрмәгән чорда укыту, мәктәпнең һәм укучыларның техник мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион рәвештә оештырылырга мөмкин. Ата-аналар, сыйныф җитәкчеләре махсус чатларда аралашуы билгеле. Хәзер һәр сорауны элемтәгә кереп хәл итәргә була”, – диләр мәгариф идарәсендә.

Белемле булу өчен тырышырга кирәк, әкул кушырып яту ярамаган эш. Моны кече яшьтән һәр укучы аңларга тиеш.

 Г. Солтанова фотосы.

Автор:
Читайте нас: