Конституция көне-Русиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе, ул безнең илдә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм Русия Федерациясенең Төп Законын кабул итүгә багышланган. Конституция ил гражданины өчен-ул беренче чиратта белергә тиеш Закон, чөнки законнарны белү һәм дөрес куллану - цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен куәтле көч.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә бу көнгә багышланган чаралар күп булды. Һәр сыйныфта укучылар төп законны белсеннәр, кызыксыннар өчен аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелде.