Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 декабрь 2022, 14:25

"Башкортстан йолдызы" бөтенрусия конкурсында уңышка ирешеп

10-11нче декабрьдә" Башкортстан йолдызы" Бөтенрусия конкурс- фестивале үтте. Балтачлы Сабира Шайбәкова җиңүгә иреште.

"Башкортстан йолдызы" бөтенрусия конкурсында уңышка ирешеп
"Башкортстан йолдызы" бөтенрусия конкурсында уңышка ирешеп

Бөтенрусия конкурс- фестивале Уфа шәһәрендә үткәрелде.  Анда укучылар төрле жанрларда үзләрен сынады. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 6"а" сыйныф укучысы  Сабира Шайбәкова "Нәфис сүз" номинациядә I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды. Ул "Посылкага салынган хат" шигырен яттан укып ишеттерде. Жюри әгъзалары Башкортстанның халык артискасы С. Буранбаева, Башкортстан Республикасының  атказанган мәдәният хезмәткәре Т. Калмурзина, "Башкортстан йолдызы" бөтенрусия конкурсын оештыручы Н. Цветковалар якташыбызның чыгышын югары бәһаладылар. Алга таба да уңышларга ирешүен телибез. Камиллекнең юктыр чикләре.

 

"Башкортстан йолдызы" бөтенрусия конкурсында уңышка ирешеп
"Башкортстан йолдызы" бөтенрусия конкурсында уңышка ирешеп
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: