Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 декабрь 2022, 17:43

Пешекчеләргә рәхмәт йөзеннән

Иске Балтач 2нче мәктәбе укучылары үз пешекчеләренә, ашханә хезмәткәрләренә һәм өстәлләр буенча кизү торучыларга рәхмәт белдерәләр...

Пешекчеләргә рәхмәт йөзеннән
Пешекчеләргә рәхмәт йөзеннән

"Мин сезгә  рәхмәт әйтергә нигез бар, дип әйтер имдем! Тәмле һәм туклыклы төшке аш, ул үскән организм өчен бик күп файдалы һәм кирәк. Балаларны мәктәптә тукландыруга зур игътибар бирәбез. Кайбер таләпләр бар. Бүген төшке аш вакытында Иске Балтач авылының 2нче  урта мәктәбендә булып, балаларга төшке аш ошыймы-юкмы икәне белән кызыксындым. Ризыкларның кайда һәм ничек саклануын, балалар нинди савыт-сабадан туклануын карадым. Ашханә хезмәткәрләренә шелтәләр юк, ә ашаганнан соң күпләрнең тәлинкәләре буш. Димәк, ошый! Шул ук  башка мәктәпләрдәге туклану  белән кызыксыначакмын",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз профилендә язган.

 

Киләсе буынга бәйле бер вак мәсьәлә дә юк Һәркайсы игътибар үзәгендә.

Пешекчеләргә рәхмәт йөзеннән
Пешекчеләргә рәхмәт йөзеннән
Автор:
Читайте нас: