Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 декабрь 2022, 16:04

Укучылар сәяхәттә

Сәйтәк урта мәктәбе укучылары редакцидә булдылар.

Укучылар сәяхәттә
Укучылар сәяхәттә

Сәйтәк урта мәктәбе укучылары  район үзәгенә сәяхәткә килделәр. Алар яңа ел алдыннан район үзәге матурлануын үз күзләре белән күрделәр. Төрле оешмаларның эшләре белән таныштылар. Шул исәптән редакциягә кереп чыктылар. Элекке вакыттагы гәзит басу ысулы хәзергесеннән ниләре белән аерылуын мисалларда күрделәр. В контакте социаль челтәрләрендә теркәлгәннәр гәзитнең подписчиклары санын арттырыр дигән ышаныч бар. 5нче , 7нче,11нче сыйныф укучылары белән аралашу, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү блиц-опросны хәтерләтте. Укытучылары Сәйтәк урта мәктәбе директорының тәрбия буенча урынбасары Рәзилә Вәлиева, 7нче һәм 11нче сыйныфларның җитәкчеләре Фәйрүзә Хөсәенова, Дамира Галиевалар бу сәяхәтне кызыклырак итәргә тырышкан. Кыш көнне табигать хозурлыгын күреп юлда йөрүләре генә ни тора? Матурлыкны күрә белергә үзе бер этәргеч мондый чара.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: