Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 декабрь 2022, 07:00

«Үсеш ноктасы»нда – тәжрибә уртаклашу кинәшмәсе

25 ноябрь көнне Югары Карыш урта мәктәбендә директорлар һәм «Үсеш ноктасы» үзәгендә эшләүче укытучылар кинәшмәсе үтте. 

«Мәгариф» милли проектынын «Заманча мәктәп» федераль проекты чикләрендә Балтач районында 8 инновацион цифрлы белем бирү үзәге ачылды. 2019 елда 1 һәм 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылса, 2021 һәм 2022 елларда Штәнде, Түбән Иванай, Югары Карыш, Сәйтәк, Уразай, Түбән Сикияз урта мәктәпләрендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәкләре барлыкка килде.

«Үсеш ноктасы»  - федераль, ягъни илкүләм проект. Анын максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләре техник базаларынын, заманча мөмкинлекләренен аермасын киметү. Чөнки укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алуга, киләчәккә тигез мөмкинлекләр белән атларга хокуклы. «Үсеш ноктасы» үзәкләре белем бирү сыйфатын арттыруга унай шартлар тудыра, укучыларга физика, химия, биология фәннәрен үзләштергәндә ярдәм итә, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем бирү юнәлешләрен кинәйтә.

3D-принтерлар, робот-манипуляторлар, LEGO-роботлар, электрон схема жыелмалары – боларнын барысы белән дә балалар «Заманча мәктәп» федераль проекты ярдәмендә таныша. Хәзер алар компьютерда электр чылбырын төзи, манипуляцион робот эшләүдә үз көчләрен сыный, тавыш графигын төзеп карый ала. Шулай ук командалы эштә күрсәтү өчен дә укучыларга бик яхшы мөмкинлекләр ача «Үсеш нокталары».

25 ноябрь көнне Югары Карыш урта мәктәбендә директорлар һәм «Үсеш ноктасы» үзәгендә эшләүче укытучылар кинәшмәсе үтте. Чаранын максаты – «Үсеш ноктасы»нын өстенлекләрен, физика, химия һәм биология лабораторияләрен куллану мөмкинлекләрен күрсәтү иде. Кинәшмә барышында Югары Карыш урта мәктәбе укытучылары Фәрит Сәхәпов, Фәнүс Мөниров, Фәнзәви Мөнировлар ачык дәресләр күрсәтеп, үз тәжрибәләре белән уртаклашты. Чараны йомгаклап, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова кинәшмәгә анализ ясады. «Мондый үзәк укучыларга заманча сыйфатлы белем бирү мөмкинлекләрен кинәйтә, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Гөлнара Зиннатнур кызы.

Бәхәссез факт, «Үсеш ноктасы»нын өстенлекләре күп. Шушы мөмкинлекләрне кулланып укучыларнын дәресләрен генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлекләрен дә эчтәлекле итеп оештыру укытучылардан тора.

Гөлшат ЮНЫСОВА.

Автор:
Читайте нас: