Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 ноябрь 2022, 20:17

Кыш бабайга хат яздыгызмы?

Ә менә Штәнде урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары, үзләренең теләкләрен белдереп, Кыш бабайга хат яздылар.

Кыш бабайга хат яздыгызмы?
Кыш бабайга хат яздыгызмы?

18нче ноябрьдә Русиядә Кыш Бабайның туган көнен рәсми рәвештә билгеләп үтәләр. Нәкъ менә 18 ноябрьдә - Бөек Устюгта - чын кыш үз хокукларына керә дип санала.

Шушы көнне Штәнде урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары, үзләренең теләкләрен белдереп, Кыш бабайга хат яздылар. Ары таба китапханәче мавыктыргыч чара үткәрде, анда балалар Кыш бабай турында бик күп кызыклы мәглүматлар белделәр. Шулай ук бергәләп кызыклы уеннар да уйнадылар.

Ә сез Кыш бабайга хат яздыгызмы? Тиздән бит тылсымлы Яңа ел җитә. Ә ул теләкләр кабул була торган бәйрәм.

Автор:
Читайте нас: