Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 октябрь 2022, 14:57

Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”

25 октябрьдә, балалар иҗаты үзәгендә, елның гүзәл һәм муллыкка төренгән ел фасылына - көзгә багышланган “Мисс Көз-2022”  дигән шоу-программа үтте.

Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”
Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”

25 октябрьдә, балалар иҗаты үзәгендә, елның гүзәл һәм муллыкка төренгән ел фасылына - көзгә багышланган “Мисс Көз-2022”  дигән шоу-программа үтте. Көз аенда уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы инде ул. Безнең һәрберебездә көзге баллар белән күпме күңелле һәм истәлекле хатирәләр бәйләнгән. Ә бу бөтенләй очраклы түгел. Чөнки мондый чара һәрвакыт чагулы, якты буяуларны һәм көзнең тиңдәшсез атмосферасын берләштерә.

Әлеге чарада җанатарлар һәм бәйрәм кунаклары белән тулы бәйрәм залында  буш урыннар булмады.

Балалар иҗаты үзәге педагоглары – Айгөл Әхмәтгалиева һәм Лариса Нуртдиновалар  мавыктыргыч конкурс программасы әзерләгәннәр, анда теләге булган һәркем үз сәләтен һәм мөмкинчелеген  күрсәтә алды. Конкурслар төрле иде.  Һәм аларда конкурсантлар бик теләп катнаштылар. "Миләштән төймә", "Золушка", "Көзге яфрак" кебек бәйгеләргә аеруча иҗади яктан карадылар.  

Жюри бәйрәм ахырында катнашучыларга бәя бирде, төрле номинацияләр буенча грамоталар тапшырылды.  Иң күп балл җыеп, “Мисс көз-2022” титулына Лиана Шәңгәрәева лаек булды.  Күңелле бәйгеләрдә актив катнашкан өчен балаларны татлы призлар көтә иде.

Иҗат үзәге шатлык һәм көлү, бәхет һәм куаныч, күңелле көйләр белән тулган иде. Бәйрәм сизелмичә үтте, бары шатлыклы хисләр һәм истәлекләр генә калдырды.

Өстәмә белем бирү педагоглары  тәрбияләнүчеләр өчен балалар иҗаты үзәге тормышының һәр көне шатлык китерергә тиеш дип саныйлар. Ә моның өчен алар барысын да булдырырга тырышалар. Һәм шундый күркәм чаралар моны исбатлап тора.

Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”
Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”
Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”
Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”
Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”
Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”
Балалар иҗаты үзәгендә – “Мисс көз-2022”
Автор:
Читайте нас: