Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 октябрь 2022, 11:35

"Батырлык дәресе"ндә

2022 елның 17нче октябрендә "Батырлык дәресе" кысаларында Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә", Солдатка хат"акциясенә кушылдылар.

Акциянең төп максаты-балаларны хәрби-патриотик тәрбияләү һәм хәрби яктан күнегүләр узучы Русия армиясенең сроклы хезмәте солдатларына рухи куәтләндерү. Укытучылар махсус хәрби операция сәбәпләрен аңлаттылар, батырлык үрнәкләре турында сөйләделәр, һәм Кораллы Көчләр хәрби хезмәткәрләренең батырлыгы турында сөйләделәр. Аннары акция һәм хәрбиләргә хат язу тәртибе турында әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга Россия хәрбиләренә рухи куәтләндерү өчен хатлар язу бурычы куелды. Балалар армеецларга Ватаныбыз гражданнарын саклаганнары, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен язмача рәхмәт белдерделәр. Башлангыч сыйныф укучылары хәрбиләргә карата рәсемнәр һәм открыткалар ясадылар.

Ватаныбызның лаеклы егетләре белән горурлану нигезле. Моны солдатлар белергә тиеш.

 

"Батырлык дәресе"ндә
"Батырлык дәресе"ндә
"Батырлык дәресе"ндә
"Батырлык дәресе"ндә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: