Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 октябрь 2022, 14:20

Балтачта беренчеләрне җәяүлеләргә багышлау

Уку елы башлану белән Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе укытучылары Инзилә Сафина һәм Оксана Гарипова беренче сыйныф укучылары өчен “Җәяүлеләргә багышлау” бәйрәме үткәрделәр.

Балтачта беренчеләрне җәяүлеләргә багышлау
Балтачта беренчеләрне җәяүлеләргә багышлау

Уку елы башлану белән Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе укытучылары Инзилә Сафина һәм Оксана  Гарипова беренче сыйныф укучылары өчен “Җәяүлеләргә багышлау” бәйрәме үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты – укучыларның юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ассызыклау, юл билгеләре һәм светофорга игътибарларын көчәйтү, юлда йөргәндә күзәтү һәм игътибарны үстерү. Бәйрәм уен һәм танып-белү формасында узды. 4 “А” сыйныф укучылары(сыйныф җитәкчесе Илүсә  Саитгалиева)  да әлеге чараның кызыклы һәм файдалы үтүенә күп көч керттеләр һәм актив катнаштылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр. Бу чараның төп кунагы юл патруль хезмәткәре өлкән испектор  Шарипов Рөстәм Ришат улы булды. Ул җәяүлеләрнең төп бурычлары, юл аркылы чыгу кагыйдәләре турында сөйләде. 

Беренче сыйныф укучылары юлда килеп чыга торган төрле хәлләр турында зур кызыксыну белән фикер алыштылар, юл билгеләренең исемнәрен атадылар, транспорт белән бәйле табышмакларны чиштеләр, шулай итеп алар үзаларына куелган биремнәрне бик яхшы итеп башкарып чыктылар һәм бик күп файдалы киңәшләр алдылар. Чараның йомгаклау өлешендә беренче сыйныф укучылары җавап сүзе белән чыгыш ясадылар, барлык юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүче җәяүле булырга ант бирделәр. Әлеге бәйрәм беренче сыйныф укучылары күңелендә озак сакланыр һәм алар беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаслар дип ышанып калабыз.

Инзилә Сафина,

Иске Балтач башлангыч белем бирү

мәктәбе укытучысы.

Автор:
Читайте нас: