Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 октябрь 2022, 12:14

Штәнде мәктәбендә үзидарә көне үтте

5 октябрь көнне Штәнде урта мәктәбендә Укытучы көненә багышланган үзидарә көне узды.

Штәнде мәктәбендә үзидарә көне үтте
Штәнде мәктәбендә үзидарә көне үтте

9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары укытучылар, директор һәм аның урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре ролендә үзләрен сынап карадылар. Көн Русия гимны астында дәүләт флагын күтәргән линейкадан башланды.

Укытучылар бер көнгә укучылар булдылар. Дәресләр бу көнгә билгеләнгән расписание нигезендә үткәрелде. Барлык укучылар да үз вазифаларына җаваплы  һәм намус белән карадылар. Балалар барлык куелган темалар буенча дәресләргә җентекләп әзерләнгәннәр.

Мавыктыргыч дәресләр бу көнне кадерле укытучыларны хөрмәтләп бәйрәм концерты белән тәмамланды. Үзидарә көне мәктәп тормышының иң якты һәм кызыклы көннәренең берсе буларак барысының да истәлекләрендә озакка  калыр.

Автор:
Читайте нас: