Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2022, 10:10

Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп

Һөнәри бәйрәм  көнендә бер матур традиция буенча  киләчәк буынны тәрбияләүдә һәм укытуда зур өлеш кертүче укытучыларга  лаеклы бүләкләр   Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп

Һөнәри бәйрәм  көнендә бер матур традиция буенча  киләчәк буынны тәрбияләүдә һәм укытуда зур өлеш кертүче укытучыларга  лаеклы бүләкләр   Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре"исеме белән Илүзә Низамова (Советлар Союзы герое Ульмас Шакиров исемендәге 1нче урта мәктәп укытучысы) һәм Наил Фаридонов (Нөркә урта мәктәбе директоры) бүләкләнделәр.

Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының “Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен”  Мактау грамоталарына Иске Балтач авылының 2нче урта мәктәбе укытучысы - Лилиана Акберова, Иске Балтач “Буратино”  балалар бакчасы тәрбиячесе – Анжела Гыйләҗева, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Садыйковлар ия булдылар.

"2022 елда БДИ  һәм ТДИ (ОГЭ) оештыру һәм уздыруның югары профессиональ дәрәҗәсе өчен" Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов һәм Сәйтәк урта мәктәбе директоры урынбасары Альбина Вәлиуллиналар бүләкләнделәр.

“Намуслы хезмәте өчен” Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатларына мәгариф учреждениеләре пешекчеләре -  Лүзә Фәмиева, Гөлфә Шәймиева һәм Галия Шангареевалар лаек булдылар.

Шулай ук район Хакимиятенең "Мәгариф өлкәсендә күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен" Мактау грамоталары Илюсә Нуриева (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), Эльза Солтанова  һәм Наил Хәсәнов (2нче урта мәктәп), Рәфинә Шәйбәкова ( Югары Карыш урта мәктәбе), Альберт Галин (Нөркә урта мәктәбе), Мәзит Хәбибуллин (Түбән Иванай урта мәктәбе), Рәзилә Гәрдиева (Сәйтәк урта мәктәбе), Рәйлә Кабулова (Иске Тимкә урта мәктәбе), Винария Хәлиуллина (Уразай урта мәктәбе), Лилия Асрарова (Штәнде урта мәктәбе), Гөлнара Гәлләмова (Шәвъяды урта мәктәбе), Илүсә Сәетгалиева (Иске Балтач башлангыч мәктәп), Лариса Карамова  (“Кояшкай” балалар бакчасы), Светлана Галиева (“Белоснежка”  балалар бакчасы), Эльза  Бәләгыйтдинова (“Миләшкәй” балалар бакчасы) һәм Римма Сафиналарга (район мәгариф бүлеге методисты)  тапшырылды.

"Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә намуслы хезмәт һәм һөнәри осталык өчен"район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән  “Миләшкәй” балалар бакчасы  тәрбиячесе Ирина Харисова һәм “Буратино” балалар бакчасы тәрбиячесе  Лилия Муратовалар бүләкләнделәр.

"Киләчәк  буынны укыту һәм тәрбияләүдә нәтиҗәле хезмәте өчен" Ильвира Бикбова һәм Лилия Нуртдинова  (Иске Балтач 1нче урта мәктәп), Илүсә Сәетгалиева (Иске Балтач авылы башлангыч мәктәбе),  Гүзәл Рамазанова ( 2нче урта мәктәп), Светалана Хәзиева (Югары Карыш урта мәктәбе), Альфарит Гафуров (Уразай урта мәктәбе), Рәзилә Шәрифнурова (Сәйтәк урта мәктәбе), Рәмилә Хәзетдинова (Тучыбай урта мәктәбе), Юлия Каляева (Түбән Иванай урта мәктәбе) һәм Розалия Рафиковаларга  (Көндәшле урта мәктәбе) район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.

"Нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары өчен" Ирина Шәйхлисламова район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына лаек булды.

 Шулай ук “Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен" район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Лилия Әхкәмова ия булды.

Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләп
Автор:
Читайте нас: