Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2022, 13:51

Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен

Мәгариф өлкәсендә көч салган хезмәткәрләр көне алдыннан Иске Балтач авылындагы балалар иҗат  үзәгенә юлландык. Нәкъ шунда менә инде дүрт дистә елга якын үз hөнәренең остасы, эшенең чын патриоты дисәк тә ялгыш булмас—Илфат Хәйдәров „Сувенир” берләшмәсе белән җитәкчелек итә.

Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен
Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен

Мәгариф өлкәсендә көч салган хезмәткәрләр көне алдыннан Иске Балтач авылындагы балалар иҗат  үзәгенә юлландык. Нәкъ шунда менә инде дүрт дистә елга якын үз hөнәренең остасы, эшенең чын патриоты дисәк тә ялгыш булмас—Илфат Хәйдәров „Сувенир” берләшмәсе белән җитәкчелек итә.

Үз эшләре белән мавыгып киткән малайлар безнең килүне сизмәделәр дә. Шулай булыр инде... Малайларның hәрберсе үз эшен мөмкин кадәр яхшырак эшләргә тырыша. Ә ахырда алар бар күңелләрен салып эшләгән иҗат  „җимешләре” белән өйдәге әти-әниләрен куандыралар. Матурлыкны күрә, тоя hәм агачтан могҗиза „тудырырга” омтылучы шушы балалардан сокланмый мөмкин түгел.

—Берләшмәгә балалар суыкмы юкмы бик теләп йөриләр, үзегез күреп торасыз. Өйрәнсеннәр, бик кирәкле эш. Тормышта барысы да кирәк hәм мөhим,—ди Илфат Хәйдәров.

„Сувенир” берләшмәсе бүлмәсенә килеп керү белән әкият дөньясына эләккәндәй буласың.  Агачтан нинди генә әйберләр уелып эшләнмәгән— чын кебек песиләр, балыклар, өй хуҗалары, шүрәлеләр сиңа карап тора. Барлык кул эшләрен санап бетерерлек түгел. Шундый эшләрне гади генә әйберләрдә үзенчәлекле итеп матурлык күрә белгән кеше генә ясый аладыр. Шушы барлык матурлыкны караганда гына җиңел, ә моны җиренә җиткереп эшләү өчен күпме көч hәм осталык кирәк икәнен Илфат Хәйдәров hәм аның тәрбияләнүчеләре генә беләдер.

Илфат Фатыйх улы Иштирәк авылында дөньяга килә. 1965нче елда Иске Балтач авылына күченеп киләләр. Мәктәпне тәмамлагач, Урта Азиядәге чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1982нче елда, Ватан алдында изге бурычын үтәгәннән соң, Уфа шәhәрендәге икенче  педагогия училищесының сәнгать-график факультетына укырга керә.

Ары таба 1986нчы елда туган районына кайтып, ул вакытта „Пионерлар йорты”нда, өстәмә белем бирү педагогы булып хезмәт юлын башлый. Бар көчен hәм сәләтен Илфат Хәйдәров сайлаган hөнәренә багышлый hәм моңа бер дә үкенми.

Эшләгән дәверендә, 1996нчы елда, Илфат Фатыйх улы булачак тормыш иптәше Алия Гатуф кызы белән таныша. Араларында мәхәббәт уты кабынып, 1997нче елда гөрләтеп, туй ясыйлар.

Бәхетле гаиләне тагын да куандырып бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Алар җитеш, мул тормышта, пар канатлар астында үсә. Зур кызлары Айгөл Пермь шәhәрендәге фармацевтика академиясен тәмамлап, хәзерге көндә Казанда эшләп йөри. Кече кызлары да Казан шәhәрендә мәдәният hәм сәнгать институтында белем ала.

Илфат Хәйдәров гаиләсендә үрнәкле әти hәм тормыш иптәше. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, hәрчак ярдәм кулы сузып, киңәшләшеп яшәүче тормыш иптәше —Алия Гатуф кызы „Белоснежка” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Илфат Фатыйх улы педагогик эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкәне өчен күптөрле Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була: ”Дар” республика рәссамнар күргәзмәсендә катнашып, Башкортстан Республикасында балалар иҗатын үстерү буенча актив эше өчен республиканың яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетыннан Мактау грамотасы, югары сәнгать дәрәҗәсендә башкарылган hәм агачны художестволы  эшкәртү буенча „Осталык мәктәбе” республика конкурсына тәкúдим ителгән автор эше өчен Мәгариф министрлыгыннан грамота, пейзаж жанрында 2нче республика сәнгать конкурсында 3нче урын, яшь буынга экологик тәрбияләүдә зур өлеш керткән hәм чараларда актив катнашканы өчен Табигать белән файдалану hәм Экология министрлыгының Бөре территориаль комитетыннан диплом,Башкорт АССР төзелүенең 70 еллыгына багышланган үзешчән рәссамнар hәм декоратив гамәли сәнгать осталары республика күргәзмәсендә актив катнашканы өчен Мактау грамотасы, Республика мәдәният үзәгенең 25 еллыгына багышланган „Күңелем белән иҗат итәм” республика мәгариф хезмәткәрләренең рәсем, декоратив-гамәли hәм фотосәнгать конкурс-күргәзмәсендә лауреат исеменә ия була. Санап бетергесез...Үз эшенең остасы инде.

Илфат Хәйдәров күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен „Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеменә дә лаек.

Тырыш hәм оста куллы „Сувенир” берләшмәсенең тәрбияләнүчеләре дә укытучыларыннан калышмый  район, республика, Русия hәм халыкара күләмендәге конкурсларда катнашып зур уңышларга ирешәләр. „Балалар күзлегеннән хезмәтне саклау” республика балалар рәсеме конкурсында Ринат  Нуркаев—беренче, Мурат Разетдинов икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булалар, укучылар арасында Русия Федерациясе hәм Башкортстан Республикасының дәүләт символикасын белүгә багышланган Бөтенрусия конкурсының республика этабында Алина Әхтариева дипломант була, „Шкатулка” Бөтенрусия балалар рәсеме hәм гамәли иҗаты конкурсында Илдус Мөкыймов 1нче урынны яулый, „Яшел җир шары—2011” халыкара конкурсының төбәк этабында Роберт Садретдинов лауреат була, „1941—1945нчы еллардагы Бөек Ватан сугышы балалар күзлегеннән” халыкара балалар рәсемнәре конкурсында Айгөл Хәйдәрова 3нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә. Ә мондый уңышлар саны бихисап.

Шулай ук, югары сәнгать дәрәҗәсе, башкару осталыгы, балаларда hәм яшүсмерләрдә сәнгать тәрбияләү өчен „Сувенир” декоратив-гамәли сәнгать берләшмәсенә „Үрнәкле балалар коллективы” исеме дә бирелде.

Илфат Хәйдәров районның мәдәният тормышыннан да читтә калмый. Бар яктан да акыллы hәм булдыклы ул. 2019нчы елны авыл биләмәләре, оешма, предприятиеләре hәм учреждениеләре арасында Русия Федерациясендә Театр елына,Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган „Тамаша” район театр коллективлары фестиваль-конкурсында мәгариф бүлеге сәхнәләштергән Данил Сәлиховның „Кызлар капкыны” комедиясендә катнашып, Беренче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңүгә иреште.

Тәҗрибәле педагогтан кызыксындым:

—Сайлаган hөнәрегез белән канәгатьсезме, куйган максатларыгызга ирештегезме?

 Илфат Фатыйх улы мәш килеп эшләгән балаларга карап уйланып, күзлеген салып сөртте дә  бар күңеле белән елмаеп:

—Ә сез ничек уйлыйсыз... Менә инде дүрт дистә елга якын гомеремне  яраткан hөнәремә багышлыйм. Ћәр көн  мине эчкерсез, самими күңелле балалар уратып ала. Алар белән бергә эштә „кайныйм”. „Бүген нәрсә эшлибез”, „Әниләргә эшләгән бүләкләр ошады, рәхмәт әйтергә куштылар”, дигән сүзләрне ишетү белән бар мәшәкатьләреңне онытып, икенче бер серле hәм чын күңелдән ясалган дөньяга чумгандай буласың.

Мин—бәхетле. Һәм моны төгәл әйтә алам. Чөнки тормышта үз урынымны дөрес билгеләп, бәхетемне яраткан hәм хөрмәт иткән хезмәтемдә таптым,—ди.

Күңел түреннән чыккан шундый сүзләр белән килешми буламы соң?!

Үз hөнәренә бирелеп, эшенең бар яңалыкларына омтылып яшәгән изге hөнәр иясе—Илфат Хәйдәровка киләчәктә дә югары үрләр яулага hәм  эшендә күңел тынычлыгы телисе килә. Ә тәрбияләнүчеләргә киләчәктә дә шулай камилләшергә, берләшмәдә үзләштергән осталык белән тирә-юньдәгеләрне сокландырырдай иҗади эшләр башкарырга язсын.

 

 

Автор:
Читайте нас: