Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2022, 20:04

Хезмәтләренә күрә - хөрмәт

Бүген район мәдәният сараенда укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды.

Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт

Бүген район мәдәният сараенда укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды.

Концерт залында педагогия хезмәте ветераннары, укытучылар һәм мәгариф өлкәсендә үз юлларын башлаган яшь белгечләр җыелган.

Изге һөнәр ияләре көне уңаеннан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтовалар бәйрәм хуҗаларына изге теләкләрен җиткерделәр.

-Үз һөнәрегездә тагын да зуррак уңышларга ирешеп, озак еллар шулай бердәм булып эшләвегезне телим. Сез киләчәк буынга белем һәм тәрбия биреп кенә калмый, район тормышының бик күп җәмәгать эшләрендә дә катнашасыз. Бар яклап та өлгерсез һәм булдырасыз. Сезгә таянмый, кемгә таяныйк инде, - ди Илгиз Әхвәс улы.

Чарада чын күңелдән чыккан котлаулар матур музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Әйтерсең лә, дөньядагы иң яхшы һәм матур сүзләрне бәйрәм хуҗалары -  укытучыларга җиткерделәр. “Зөлфия”, “Гөрләвекләр” үрнәкле бию ансамбле һәм коллективы, Гөлназ Шәрифуллина, Фәнисә Гайфуллина, Руслан Кабулов, Юлия Каляева, Ридаль Гаскаров, Светлана Галиева, Руслан Халиков һәм Әлфинә Нуркаевалар чыгышлары белән барысына да күтәренке кәеф һәм иҗади рух бүләк иттеләр.

Матур традиция буенча һөнәри бәйрәм хөрмәтенә лаеклы бүләкләр — киләчәк буынны тәрбияләүдә һәм укытуда зур өлеш кертүче укытучыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлеге бәйрәм күңелләрдә бер мизгелдәй истәлектә калды.

Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Хезмәтләренә күрә - хөрмәт
Автор:
Читайте нас: