Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2022, 16:54

Башкортстан Республикасы Спорт әзерлеге үзәгеннән—спорт җиһазлары

Рима Баталова исемендәге Башкортстан Республикасы Спорт әзерлеге үзәгеннән Иске Балтач 2нче урта мәктәбенә спорт җиһазлары бирелде.

"Гимнастика өчен яңа матлар, туплар, арканнар, гимнастика өчен таяклар һәм башкаларны Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучыларына тапшырылды. Яңа спорт җиһазларын мәктәп Рима Баталова  исемендәге Башкортстан Республикасы Спорт әзерлеге үзәгеннән алды. Бу бик яхшы бүләк! Кайбер инвентарьнең куллану вакыты бик кыска. Алар гел яңартылырга тиеш. Яңа инвентарь безнең балаларга спорт белән шөгыльләнергә өчен яхшы стимул булачак. Ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәм, Рима Әкбәрдин кызы!"—дигән постны социаль челтәрләре битендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев урнаштырган.

Спорт—яшьләр өчен  үтә файдалы шөгыль. Җиһазлары булган очракта бар шартлар да бар дигән нигез бар. Укучылар зур тырышлык белән спорт белән шөгыльлoнер, яңа биеклекләр яулар, дип ышанасы килә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: