Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 сентябрь 2022, 11:59

Тыгыз хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында Килешү

Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында мөһим вакыйга узды-университет филиалы белән район Хакимияте арасында тыгыз хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында Килешүгә кул куелды.

"Килешүнең максаты-балаларыбызга яхшы белем бирү! Бүген биредә безнең районнан 30дан артык студент югары белем ала. Аларның күбесе Килешүгә кул кую тантанасына килде. Булачак педагогларга укуда уңышлар теләдем, һәм, әлбәттә, без аларны районда, өйдә көтеп калабыз. Яшь укытучылар бездә кирәкләр",—дип язган район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев үз социаль челтәрләре битендә.

Туган районында һөнәр ияләре үз сүзен әйтер дип ышанасы килә.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: