Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2022, 08:54

"Мәктәптәге ремонтка акча ата-анадан алынырга тиеш түгел"

"Ата-аналардан мәктәпләрне ремонтлау өчен акча җыярга ярамый, чөнки бу җинаять эше",—диде Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов.

Бу хакта Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Русия законнары буенча илебезнең һәр гражданы бушлай мәктәпкәчә, төп гомуми һәм урта һөнәри белем алырга хокуклы. Шулай ук 2013 елда «РФдә мәгариф турында» гы 273-ФЗ номерлы законга төзәтмә кертелде. Уку процессы кысаларында булган бар нәрсә Дәүләт бюджеты акчаларыннан финанслана. Ата-аналар ремонтка, дәреслекләргә яки хезмәткәрләргә хезмәт хакы бирергә тиеш түгел. Законнарда акча түләргә тиешле мәҗбүри категорияләр билгеләнмәгән. Ата-аналардан акча җыю өчен уку йортлары җитәкчелеген, педагоглар һәм башка җыеннар өчен җаваплы затлар дә административ һәм җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин.

Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов бу сорау буенча ачыклык кертте.

 

Автор:
Читайте нас: