Яңа уку елыннан Мәгариф министрлыгы дәресләрдә гаджетлар куллануны тыя. Гомумроссия ата-аналар җыелышында ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр итте.
Мәктәп укучыларына дәресләр вакытында кесә телефоннарына керү мөмкинлеген чикләячәкләр.
"Балалар кайбер сораулар булса шалтырата ала. Әмма дәресләргә килгәндә, яңа санитар кагыйдәләр нигезендә, 1 сентябрьдән дәресләрдә кесә телефоннарын кулланырга рөхсәт ителми", - дип игълан итте мәгариф министры.