Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 август 2022, 11:07

Сәйтәк урта мәктәбе яңа уку елына әзер

Җәйге каникуллар да ахырына якынлаша. Яңа уку елына санаулы көннәр генә калды. Шул сәбәпле, районыбызның әти-әниләре балаларына кирәк-яраклар алу белән “кайный”.  Алар белән беррәттән, мәктәпләр дә төзекләндерү һәм башка төрле мөһим эшләр белән мәшгуль.

Сәйтәк урта мәктәбе яңа уку елына әзер
Сәйтәк урта мәктәбе яңа уку елына әзер

Җәйге каникуллар да ахырына якынлаша. Яңа уку елына санаулы көннәр генә калды. Шул сәбәпле, районыбызның әти-әниләре балаларына кирәк-яраклар алу белән “кайный”.  Алар белән беррәттән, мәктәпләр дә төзекләндерү һәм башка төрле мөһим эшләр белән мәшгуль.

Сәйтәк урта мәктәбендә әзерлекләр тәмам инде. Алар укучылары өчен үз ишекләрен бар иңенә ачарга әзер.

Мәктәп бинасына тулысынча диярлек косметик ремонт үткәрелгән. Аерым әйтеп үткәндә, 2024нче елда капиталь ремонт буенча федераль программа кысаларында мәктәптә капиталь ремонт эшләнәчәк.

—Мәктәбебездз яңа уку елында 77 укучы белем алачак.  Ә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын  8 бала атлап керә. Монда  7 авылдан—Иске Ямурза, Иске һәм Яңа Дүртекәй, Тучыбай, Югары һәм Түбән Кансөяр, Сәйтәктән укырга йөриләр. Аларны йөртә торган 2 автобусыбыз бар. Тәҗрибәле водительләр укучыларыбызны иртән укырга җыеп алып килә һәм дәресләрдән соң, өйләренә тарата,—ди мәктәп директоры Руфина Ибраһимова.

Балаларга белем алыр өчен кабинетлар яхшы әзерләнгән. Яңа уку елыннан „Үсеш ноктасы” үзәге ачылачак. Бу үзәк „Заманча мәктәп” федераль программасы кысаларында булдырылган.

Әлеге  үзәк табигый-фәнни һәм гуманитар профильләрнең белем бирү программаларын заманча яңарту һәм үстерү максатларында тормышка ашырылган. Сәйтәк урта мәктәбендә әлеге үзәктә физика, биология һәм химия кабинетларына ремонт ясалган, заманча җиһазландырылган. Бу бүлмәләргә керсәң, беренче булып күзгә “Үсеш ноктасы” логотибы белән баннер ташлана.

Шулай ук, иркен коридорда баларга, тәнәфес вакытларында, ял итү зонасы да барлыкка килгән.

Шундый яңа үзгәрешләр укучыларга яңа заман таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алырга ярдәм итәр дип өметтә калабыз.

Соңгы вакытта, гәзит битләрендә һәм интернет челтәрләрендә мәктәпләрдә яңа вазифа булдырылуы турында язылган иде. Сәйтәк урта мәктәбендә дә әлеге яңа вазифа—тәрбия буенча директор киңәшчесе барлыкка килгән. Бу эшкә башлангыч сыйныф укытучысы – Миләүшә Хәсәнова тәгаенләнгән.  Ул балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә, иҗтимагый хәрәкәтләрдә һәм төрле проектларда катнашуда ярдәм итәчәк.

—Мәктәптә 8 видеокамера эшли. Алар хәвефсезлекне тәэмин итү мөмкинлегенең берсе булып тора. Шулай ук, бар нәрсәне контрольдә тотарга да ярдәм итә,— ди Руфина Вадим кызы.

Мәктәптә яңа уку елына барлык шартлар да тудырылган. Ә аның территориясендәге чисталыкка һәм пөхтәлеккә карап, чын күңелдән сөенерлек.  

Автор:
Читайте нас: