Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 август 2022, 14:38

Республика педагогик марафонында булдык

 Балтач районы командасы "Минем туган илем: дәвамчанлык, кыйммәтләр һәм мәгънәләр" номинациясендә җиңүче булды. Икенче елга укытучыларны педагогик марафон Уфа шәһәрендә көтеп кала. Уңышка ничек ирештек? Бу турыда сайтта укыгыз.

Быел да республиканың төрле төбәкләреннән район һәм авыл мәктәпләреннән тупланган 13 укытучысыннан торган  командаларын икенче республика педагогик марафоны “СОТЫ”га Караидел җире җыйды.

Безнең районнан Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең укытучылары: Айгөл Гаттарова (инглиз теле), Инга Айметова (биология һәм химия фәннәре), Алсу Шәймөхәмәтова (башлангыч сыйныфлар укытучысы) һәм Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучылары: Ридаль Гаскаров һәм Эльдар Галимҗанов марафонда катнаштылар. Команданың остазы район мәгариф бүлегенең баш белгече Ифира Зыятдинова бу команданы туплау белән дә шөгыльләнде. Команданың “җанатарлары” булып район мәгариф бүлегенең методисты Гөлшат Нуркаева һәм мин, Тучыбай урта мәктәбе укытучысы бардык. Безне Нөркә урта мәктәбе водителе Илүс Хәбибрахманов исән-сау йөртеп алып кайтты.

Марафон старт алганда республиканың Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажинның сәламләү сүзеннән башлады.

Аннары “Сыйныф элементлары” дип аталган интеллект-шоу уены үткәрделәр. Ул өч турдан торды. Килгән һәр командадан 1-3 кеше катнашты бу уенда. Беренче турда катнашучылар педагогик вакыйга тыңлап сорауларга җавап бирергә тиеш. Икенче турда ике вакыйга тыңлап тест формадагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Бу вакыйгалар ата-аналарның мәктәп белән бәйле булуын күрсәтте. Өченче турда “Өлкән звено” дигән уен үткәрелде. Бу уен телевизион уенга охшаш иде.

Интеллект-шоудан соң килгән командаларга сүз бирелде. Алар үзләренең мәгариф системасы белән таныштырдылар. Безнең команда таныштыруны педсовет формасында күрсәттеләр. Ридаль Гаскаров үзенең моңлы тавышы белән туган як турында рус телендә матур җыр җырлады. Район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар Хисмәтовның укытучыларга котлау сүзен видеодан күрсәттеләр. Чыгыш азагында командабыз педсоветка нәтиҗә ясады.

Конкурсның икенче өлешендә һәр укытучы Пётр Iнең үз предметына керткән өлешләре турында сөйләде. Безнең команда "киләчәккә" күчте. Күз алдыбызга 2041-2042 уку елын китерик. Мәктәпләрдә укытучылар җитми. Шул мәсьәләне чишәр өчен инновацион карар кылына: укыту процессына тарихи шәхесләрне һәм әкият персонажларын җәлеп итәргә. Бу хәлне чишәр өчен вакыт машинасы зур ярдәмгә килде. Беренче тарихи шәхес Елизавета Петровна булды. Ул образга Инга Айметова керде. Ул үзенең чыгышында Пётр  Iнең көнбагышны Русиягә алып кергәне турында сөйләде. Ә Ридаль Гаскаров Михаил Ломоносов образында чыкты. Ломоносов буларак, ул төрле предметларда тарихи  мәгълүматлары белән ничек кулланып булуы турында сөйләде. Арина Родионовна образында Алсу Шәймөхәмәтова чыкты. Башлангыч сыйныфтан ук балаларга төрле китапларны укырга җәлеп итергә кирәклеген исбатлап китте ул. Китаплар укысаң безнең ил тарихы белән танышып була дип әйтте үз чыгышында. Леди Мэри образында —Айгөл Гаттарова. Инглиз теле дәресендә кулланган төрле һәм кызыклы алымнар турында сөйләде ул. Ә Эльдар Галимҗанов чыгышын Пётр I образында ясады.

Һәр командаларның чыгышы кызыклы идеяләргә һәм табышларга бай иде. Жюри конкурска нәтиҗә ясаганчы Караиделнең үзешчән сәнгать осталары концерт номерлары бүләк иттеләр.

Нәтиҗә буенча безнең команда "Минем туган илем: дәвамчанлык, кыйммәтләр һәм мәгънәләр" номинациясендә җиңүче булды.

Икенче елга укытучыларны педагогик марафон Уфа шәһәрендә көтеп кала.

Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.

Автор:
Читайте нас: