Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 август 2022, 11:47

«Буратино» балалар бакчасында фәһемле дәрес

Дөньяны даими танып белү теләге еш кына балаларны реаль куркынычлар белән очрата, моны белү, әзер булу кирәк. 

Шуларның берсе-янгын куркынычы. Күп кенә сабыйларның куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре юк. Шул сәбәпле  «Буратино» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы белән бәйле дәресләр педагогик процессның мөһим өлешенә әверелде. Ата-аналар ярдәме белән ныгытылган системалы, планлы белем бирү эшчәнлеге генә сабыйларда ныклы белем формалаштыра ала.  Шулай анда янгын куркынычсызлыгына багышланган көн узды. «Янгын нәрсәдән була», «янгын нәрсә белән куркыныч»дигән әңгәмәләр үткәрелде, тема буенча иллюстрацияләр карадылар, рәсем ясадылар һәм аппликацияләр ясадылар.

«Буратино» балалар бакчасында фәһемле дәрес
«Буратино» балалар бакчасында фәһемле дәрес
«Буратино» балалар бакчасында фәһемле дәрес
«Буратино» балалар бакчасында фәһемле дәрес
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: