Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июль 2022, 06:00

Булдыклылыгы аның табигатендә

 Нөркә авылында Светлана Xафизованың йортына барып кергәч, ул  апасы белән кышка укроп хәстәрләү белән мәшгуль иде. "Бу эш түгел, безнең ялыбыз шундый",—дип елмаеп каршы алды хуҗабикә.

Авылда туып-үскән хатын-кыз күбесенчә ялны  диңгез буенда офыкларга багып яту  итеп күз алдына китерми. Йорт-бакчасына чыгып эшләү  мәдәни ялны — релаксны алыштыра кебек.  Иң мөһиме йортында бихисап эшләрне төгәлләп, киләсе планнар алып алга атлавы, диярсең.

Светлана Xафизованың йортына барып кергәч, ул  апасы белән кышка укроп хәстәрләү белән мәшгуль иде. "Бу эш түгел, безнең ялыбыз шундый",—дип елмаеп каршы алды хуҗабикә. Апасы Венария Әгъзам кызы Түбән Новгород шәһәреннән оныгы Артём  белән сеңелесе янына кунакка кайткан. Җәй чорында авылда күңеле белән яшьлегенә кайткандай хис иткәнгә  юлланырга тырыша. Менә Украинада яшәгән өлкән апалары Алия Әгъзам кызына әлегә кайтырга форсат тими. Исән-сау булып күрешергә язсын, дигән теләктәләр әле. Кыз бала өйләрендә кунак кына шул. Каргалы авылында дүрт бертуган үскәннәр. Кече сеңелләре Рания Әгъзам кызы Борай районы Кизгән авылында яши. Ярый әле  ул якында. Бөек Ватан сугышы ветераны Әгъзам Xәтмуллин якты дөньяны калдыргач туып-үскән нигез йортлары да буш калган. Районыбызның хөрмәтле ветераны  уртанчылары Светлана тәрбиясендә дүрт ел гомер  кичергән. "Безнең әти Мичурин кебек тиктормас иде. Йортында нинди генә җимеш агачларын үстермәде. Нөркәдә яшәгәндә, олы булуына карамастан, чәчәкләр үстерү белән теләп шөгыльләнде. Шуңа безне үстергәндә тормыш нигезе —хезмәт төшенчәсен аңлатып тәрбияләде. Барыбыз да ата-анадан үрнәк алдык",—дип кышка әзерләгән укробын сындырып утырганда  үткәннәрен искә алды Светлана Xафизова.

 Каргалы авылында мәктәпне тәмамлагач кыз Бөре педагогия институтына укырга керү өчен имтиханнар тапшыра. Бераз баллар җитмәгәч кыз  укытучы булып эшкә урнаша. Борай районы Колай авылында ул  ике ел эшли. Кышкы каникуллардан соң туган авылы Каргалы мәктәбенә эшкә күчә. Анда Нөркә авылы егете Xәниф Xафизов белән танышалар. Яшьлекнең   үз кануннары, мәхәббәт кабына. Егет белән кыз өйләнешәләр.  Гаилә башлыгын Көмьязы мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Хезмәтендәге уңышларын җитәкчелек  билгели. Бераздан аны "Россия" колхозына парторг вазифасына тәгаенлиләр.  Чит якта яшәү бер хәл, туган төбәгеңдә тамыр җәю хәерле дигән фикердә  кала Xәниф Закир улы. Авыл советы рәисе вазифасында  кайта ул Нөркә авылына. Энә артыннан җебе дигәндәй  Светлана Әгъзам кызы  һәрчак янәшә булырга тиешлеген аңлый. Гаиләгә наз өстәп кызлары Алсу, Гөлназ дөньяга килә. Гаилә башлыгын Ленин исемендәге колхоз рәисе итеп үрләтәләр. Хезмәт биографиясендә Нөркә урта мәктәбе директоры, укытучысы дигән юллар өстәлә. Җитәкче кешенең эше таң атмас борын башлана. Ә хуҗалыкта күпләп мал , кош-корт карау гадәти. Тик авырлыктан куркып өйрәнмәгәннәр. Гаиләдән арткан итне райондашлар белән бергә Уфа шәһәрендәге ярминкәләрендә сату үзе бер хатирә.

Светлана Хафизова һәрчак камилләшү юлында. Иң элек педагогия училищесын, аннан Бөре педагогия институтын читтән торып тәмамлый ул. Балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыту ансат түгел. Ә шулай да тырышлыкның нәтиҗәләре күренә.Укучылары район олимпиадаларында алдынгы урыннарны яулый, Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыралар. Җәмәгать тормышында һәрчак актив булырга өнди. Светлана Әгъзам кызы  „Гөлбәзир” фольклор ансамблендә төп рольләрдә. Башкортстанның атказанган хезмәткәре Светлана Вәлиева белән киңәшләшеп сценарийлар язуда остара. Шактый спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Салават җыеннарында катнашалар. Чакмагыш, Салават, Кушнарен, Дүртөйле һәм башка районнарда уңышлы чыгыш ясап кайтканнары җиңүче исемнәрендә, Мактау грамоталарында чагылыш тапкан. Һөнәрендә дә шулай. Светлана Хафизова „Башкортстан Республикасының халык мәгарифе алдынгысы” исеменә, район Хакимияте, мәгариф, мәдәният бүлекләре грамоталарына лаек булган. Алар кызларын да нәкú шундый рухта тәрбияли. Һәркайсы гаилә корган, югары белемгә ия белгечләр. Кияүләре Илфат һәм Артур үз улларыдай. Оныклары Тимур, Айнур, Ренат газизләр.

 Тырышып эшләү, актив тормыш алып бару гаиләдән килә. Олылар үрнәге яхшыга илтә. Яшьләргә юл бирүне күзаллап, вакыт җитү белән Хафизовлар лаеклы ялга туктыйлар. Үзләренә ял итүне максат итеп куймыйлар. Мал-туар, кош-корт карау белән мәшгульләр. Тормыш имтиханнары катлаулы. Кызганычка каршы, тормыш иптәше 68 яшендә кинәт вафат була.  Зур тетрәнү. Сынауларны үтеп Светлана Әгъзам кызы  гомер итә. Үткәннәрдә җиңүләр, казанышлар, тырыш хезмәт, ә алда аны якты өмет яшәтә. Балалары, оныкларының уңышлары, туганнарының җылы мөгамәләсе, укучыларының рәхмәтләре, хезмәттәшләре, авылдашларының тирән хөрмәтендә ул өмет.

Булдыклылыгы  аның табигатендә
Булдыклылыгы  аның табигатендә
Булдыклылыгы аның табигатендә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: