Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 июль 2022, 23:18

Укытучыларга бюрократик йөкләмәне чикләү турында закон проекты кабул ителде

Дәүләт Думасы укытучыларның артык бюрократик йөкләмәләрен бетерү турындагы закон проектын хуплады.   

Дәүләт Думасы укытучыларның артык бюрократик йөкләмәләрен бетерү турындагы закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости сайты хәбәр итә. 

Закон проекты нигезендә, укытучыларга Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган исемлектә күрсәтелмәгән документларны әзерләү эшләрен йөкләү турыдан-туры тыела.

Элегерәк  "Бердәм Русия" депутатлары укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән закон проектын әзерләгән иде. Яңа нормалар ярдәмендә мәктәп электрон документ әйләнешенә күчәргә мөмкин, бу исә укытучылар башкара торган кәгазь эшенең бер өлешен киметәчәк.

Төбәкләр мәктәпләр өчен документларның аерым исемлеген билгеләү хокукына ия булачак. 

"Бердәм Русия" партиясендә билгеләп үтелгәнчә, хәзер Русиянең мәгариф системасы дөньядагы 36 система  арасында бюрократия иң киң таралганы булып санала. Әйтик, планнар һәм отчетлар тутыруга укытучылар 46 сәгатьнең 15 сәгатьтән артыгын сарыф итә. Мондый йөкләнешнең төп сәбәбе – укытучыдан документлар соратып алуны закон тарафыннан чикләү булмау, дип аңлаттылар партиядә. Закон проекты нигезендә, белем бирү оешмалары үз эшчәнлекләрендә электрон документ әйләнешен куллана алачак. 

 

Автор:
Читайте нас: