Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 июнь 2022, 14:49

Кулда аттестат, алда зур тормыш

9нчы сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде. Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбе мәйданчыгында  аттестатлар тапшыру тантанасы узды.

Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш

9нчы сыйныф  укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде. Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбе мәйданчыгында  аттестатлар тапшыру тантанасы узды.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә тугызынчыларга аттестатлар тапшыру тантанасында район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, мәктәп директоры Эльмар Галимҗанов катнашты.

Тантананың төп сәбәпчеләре булган берсеннән-берсе матур, купшы күлмәкләр кигән кызлардан, алар янында илне-җирне сакларга әзер торган горур егетләрдән күзне дә алып булмый. Карашларыннан ук киләчәккә ышаныч, яктылык сирпелә, йөзләре сөенечтән балкый, шатлык чәчеп елмая аларның.

Бәйрәмнең котлау өлешен район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова ачып җибәрде.

–Бүген шатлыклы да, моңсу да чарага җыйналдык.Сез үзегезнең белемгә омтылышларыгыз, тырышлыкларыгыз белән аерылып тордыгыз һәм имтиханнарны биргәндә моны расладыгыз да. Әлбәттә, тормыш үзенә бик күп яңалыклар кертә. Бу мәгариф өлкәсендә дә күренә. Сез әлеге үзгәрешләрне дөрес аңлап, булган авырлыкларны җиңеп чыктыгыз. Мин чын күңелемнән сезне котлыйм, киләчәктә уңышлар телим. Бүген бирегә сезне хөрмәт иткән, сезнең өчен борчылган кешеләр җыелган. Балаларын кеше итү өчен зур көч куйган әти-әниләргә, укучыларга ныклы белем биргәннәре, гаиләгә тәрбия бирүдә ярдәм иткәннәре өчен укытучыларга зур рәхмәтемне әйтәм,—ди Инзилә Әдип кызы.

Ары таба тәбрикләү сүзләре белән  мәктәп директоры Эльмар Галимҗанов чыгыш ясады.

—Хөрмәтле, тугызынчылар. Сез үз тормышыгыздагы иң мөһим этапларның берсен үттегез-мәктәпне тәмамладыгыз. Әмма алда-һөнәр сайлау һәм үз тормыш юлын билгеләү. Бүген һәркем үз алдына куелган максатларга ирешә, үз потенциалын тулысынча ача алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Ә уңыш бары тик үз көчеңә ышануга, алга бару теләгенә генә бәйле. Үз көчегезгә ышаныгыз, үз алдыгызга максатлар куегыз һәм теләгегезгә ирешегез – ул чакта сезне, һичшиксез, уңыш көтә,—диде Эльмар Рәшит улы укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Сыйныф җитәкчеләре исеменнән Елена Сираева, ата-аналар исеменнән Гөлшат Бәләгетдинова һәм укучылар исеменнән Нелли Мәхмүтова чыгышлары берсен дә битараф калдырмады.

Тугызынчыларның йөзләрендә шатлыклы елмаю булса да, күзләрендә сагыш сизелә аларның. Әлбәттә, 9 ел буе бергә укыган дусларыңнан, үзеңә белем биргән укытучылардан аерылу җиңелләрдән түгел. Алда зур тормыш көтә. Аның мең төрле юлларында адашмыйча, күңелеңә якын һөнәр сайлап, укуыңны дәвам итү, яраткан эш табып эшләү, үз юлыңны табып, абынмый, читкә тайпылмый гомер итү зур көч, сабырлык сорый. Киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булып эшләсәләр дә, чын кешеләр булып калсыннар иде.

Тантаналы чарада онытылмас мизгелләр күп булды. Ихлас котлаулар, шатлыклы күз яшьләренә чыланган теләкләр, чын күңелдән башкарылган җырлар, алыштыргысыз мәктәп вальсы... Әмма барыннан да бигрәк укучылар озак көттергән, авыр сынаулар аша бирелгән аттестатларын кулларына алуларын мәңге онытмаслар.

 

Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш
Кулда аттестат, алда зур тормыш
Автор:
Читайте нас: