Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июнь 2022, 17:19

Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч

Һәр бала мәктәпне тәмамлаган мизгелен көтеп ала. Бүген укучыларга аттестат тапшырылды.

Районның чыгарылыш сыйныф укучыларына тантаналы чарада  укуны тәмамлауларын  билгеләп бүген аттестат тапшырылды.

 Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев укучыларга ихлас теләкләрен юллап, туган якка яхшы белгечләр булып кайтырга чакырды. Ата-аналар, укучылар чыгышлары күңелләргә үтеп керерлек. Кызлар һәм егетләр вальста әйләнгәндә бер битараф кеше калмады. Моңлы җырлар, заманча биюләр залдагылар күңеленә хуш килде. 

Тормыш бу балаларга мәрхәмәтле булсын. Ак юл телик аларга. Илебезнең лаеклы кешеләре булып, район халкы горурланырлык кешеләр булсыннар. 

Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч
Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч
Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч
Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч
Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч
Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч
Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч
Мәктәп белән хушлашыр чак җиткәч
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: