Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 июнь 2022, 10:19

Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталында белергә була

Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси сәхифәләрендә бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләрен белә алачак.  

Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси сәхифәләрендә бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. 

Имтихан нәтиҗәләре "Документлар" бүлегендәге "Мәгариф" битендә урнаштырылачак. Аларны "БДИ нәтиҗәләре"ндә карап булачак.

Махсус төймәгә басканнан соң, имтихан нәтиҗәләре берничә секунд эчендә чыгачак һәм шәхси кабинетта саклана.

География, химия һәм рус әдәбияты буенча имтиханнарның беренче нәтиҗәләре 10 июньдә билгеле булачак, 17 июньдә – рус теле, 20 июньдә математика буенча нәтиҗәләр чыгачак, дип искәртәләр министрлыкта.

Имтихан эшләрен эшкәртү графигы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең сайтында урнаштырылган.

 

Автор:
Читайте нас: