“Смешарики” балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм килгән кунаклар күңелендә матур хатирәләр калдырды.
Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте.
Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды. Алар балачак иле белән саубуллашты.
Ак юллар сезгә, балалар! Сезне инде алда тылсымлы белем дөньясы көтә!