Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 Май 2022, 13:53

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!

Бүген районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!

Бантлар һәм ак алъяпкычлар, чәчәк бәйләмнәре, елмаю һәм күз яшьләре: бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә дә, районның барлык белем бирү учреждениеләрендәге кебек үк, соңгы кыңгырау яңгырады.

Мәктәп директоры  Эльмар Галимҗанов, район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, беренче укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр.

Мәктәп белән аерылышу - алар өчен мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Алда - имтиханнар. Чыгарылыш укучыларының күбесе кайсы уку йортына керәсен, нинди белгечлек үзләштерәсен сайлаган инде.

Унберенчеләр Соңгы кыңгырау бәйрәмендә  җырлар башкардылар, яшьлек дәрте, саф хисләр бөркелеп торган биюләрен бүләк иттеләр.

Бүген унбер ел дәвамында яклап, кайгыртып торган остазларына рәхмәтләрен алар чәчәк гөлләмәләре бүләк итеп белдерделәр. 

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Ак юл, якты биеклекләр сезгә, унберенчеләр!

Автор:
Читайте нас: