Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 Май 2022, 16:48

Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналары тантаналы күркәм чарага – “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә җыелдылар.

Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналары тантаналы күркәм чарага – “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә җыелдылар. “Соңгы кыңгырау” – тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньягаюлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм шунда ук авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.

Беренче булып тәбрикләү сүзләре  белән мәктәп директоры Эльмар Галимҗанов чыгыш ясады.

—Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары,  бүгеннән сезнең өчен тәнәфесләр дә, дәресләр дә тәмам.  Сезне зур, катлаулы сынаулар көтә.Шушы сынауларны бөтен ихтыяр көчегезне, белемегезне җыеп үтеп чыгыгыз. Ә аның артыннан инде тормыш сынаулары килә.Нинди генә авырлыклар килсә дә бирешмәгез, зур хәрефләр белән язылырлык Кеше булып калыгыз, - диде Эльмар Рәшит улы укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ары таба район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев укучыларның, ата-аналарның һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашты.

—Бүген сезнең барыгыз өчен дә—тормышта бер этапның тәмамлануы. Әлеге вакыйга – олы юлга беренче адым. Уңышлар сезгә, ата-аналарыгызны, укытучыларыгызны  һәрвакыт сөендереп торыгыз. Бүген киләчәк профессияне сайлавы җиңел түгел, ләкин без сезнең  дөрес сайлау ясауларында шикләнмибез. Булган барлык теләкләрез тормышка ашуын телим: уку йортларына укырга керергә, эшкә урнашырга, тормышыгыз сез теләгәнчә булсын, әти-әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлана алсын. Алар бу барлык еллар дәвамында сезгә булдыра алганча ярдәм иттеләр, уңышсызлыкларда бергә борчылдылар, уңышларда сөенделәр ”,—диде Илгиз Әхвәс улы.

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раил Әхмәтов барлык тугызынчы сыйныф укучыларын  имтиханнарга  үтә алулары турындагы приказны укып ишеттерде.

Тугыз ел элек кыюсыз, бәләкәй кыз һәм малайларны беренче сыйныфка кабул иткән беренче укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч ул “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Флүзә Мөхлисова, Лилиана Бариева һәм Альбина Мәхмүтова  чыгарылыш сыйныф укучыларына иң ихлас теләкләрен җиткерде.

Бөтенрусия, республика һәм район күләмендәге ярышларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүчеләрне һәм мәктәп тормышында актив булган укучыларны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Дулкынлану аралаш, күз яшьләрен күңелләрендә тоеп, чыгарылыш сыйныф укучылары ата-аналарына, укытучыларга рәхмәт сүзләрен күңелләргә үтеп керердәй җырлары һәм дәртле биюләре белән белдерделәр. 

Ары таба тантаналы бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле җитте— укучылар  “Мәктәп вальс”ында  әйләнделәр. Күк йөзенә аллы-гөлле шарлар очты, мәктәп елларының кайтавазы булып, соңгы кыңгырау чыңлады.

Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Балтачта “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Автор:
Читайте нас: