Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 Май 2022, 10:48

Яңа мәктәп традициясе

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең гомуми линейкасында катнашты. Матур традиция башлангыч алды.

 Илгиз Әхвәс улы Советлар Союзы Герое Ульмас Шакир улы Шакиров  исемендәге Иске Балтач1 нче урта мәктәбендә булды. Бүген мәктәп гомум линейкасы тантаналы рәвештә Русия Федерациясе гимны астында флаг күтәрүдән башланды. Яңа мәктәп традициясе районның барлык мәктәпләрендә дә кертеләчәк. Флагны күтәрү буенча мактаулы миссия укуда һәм дәрестән тыш чараларда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга биреләчәк.

Яңа мәктәп традициясе
Яңа мәктәп традициясе
Яңа мәктәп традициясе
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: