Шәфкать туташының һөнәри бәйрәме уңаеннан кызыклы уен формасында эшне танып-белүне оештырдылар. Балалар бу һөнәр турында белемнәрен киңәйттеләр. Шәфкать туташлары-табибларның тугры ярдәмчеләре, алар авыруларны карау буенча эшнең бөтен төп өлешен башкаралар, аларга уколлар ясыйлар, системалар куялар, авыруны вакытында дарулар кабул итү һәм табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәүләрен күзәтәләр. Тематик көн барышында балалар балалар бакчасында шәфкать туташы эше турында белемнәрен ныгыттылар. «Аптечканы җый», «Вата кичер», «Ашыгыч ярдәм», «Дару тарат», «Беренче ярдәм», табышмаклар чиштеләр, рәсем ясадылар, буядылар.