Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 апрель 2022, 11:36

Ата-ана БДИ имтиханын үзе биреп карый

Бүген быел БДИ тапшыручы укучыларның ата-аналары бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда үз көчләрен сынап караячак.

Быел БДИ тапшыручы укучыларның ата-аналары бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда үз көчләрен сынап караячак. Барысы да чын-чынлап: кабинетка керер алдыннан, имтихан үткәрү “чисталыгына" инану өчен, һәркайсын металл эзләүче җиһаз  аша төгәл уздырдылар,  телефоннар, калькуляторлар һәм башка гаджетлар рамка артында калырга тиеш, үзләре белән бары тик кара гельле ручкалар һәм су гына алып керергә рөхсәт ителгән. Исемлектәгеләрне бары тик паспортлар буенча гына карап кертү. Аудиторияләрдә - иҗтимагый күзәтүчеләр, керү урынында - исемлекләре бастырылган педагоглар, аларда кем һәм нинди аудиториядә имтихан бирәчәге күрсәтелгән. Утыру - билгеләнгән урыннар буенча. Быел ата-аналар БДИның база дәрәҗәдәге математика буенча кыскартылган вариантын үтәп карый.  "...Әти-әниләр БДИны бирү алай ук катлаулы да түгел, иң мөһиме борчылмаска һәм үз белемнәреңне күрсәтергә кирәк",— дип  имтиханга күңел белән әзер булу кирәклеге турында язган социаль челтәрләре битендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Тормыш куйган имтиханнарны лаеклы үтәргә язсын дип чыгарылыш  сыйныф укучыларына теләкләр юллыйк.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: