Яңа Русия тарихында мөһим әһәмияткә ия вакыйганы үсеп килүче буын белергә тиеш. Укучыларда патриотизм һәм үз иле өчен горурлык хисләрен үстерү максатыннан "Без бергә" чарасы узды. 7 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Руфина Габдрахман кызы Кырым һәм Русия составына керүнең тарихи яктан бәйле фактларына тукталды. Укучылар тарихи фактларны зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңлады. Аннары укучылар Кырым һәм Русия темасына рәсемнәр төшерделәр. Шулай ук укучылар спорт эстафетасында катнашты.