Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 март 2022, 14:41

Белем дөньясына ишек ачкан чак

Штәнде урта мәктәбендә"Сау бул, Әлифба" бәйрәме узды.

 Беренче сыйныф укучыларының тәүге җиңүе итеп хәрефләр иленә керүне тиңләп була. Штәнде урта мәктәбендә 1 сыйныфукучылары өчен "Сау бул, Әлифба" бәйрәме күркәм үтте. Балалар үзләренең зур гаиләсе белән беренче җиңүне - белем дөньясына ишек ачкан беренче мәктәп китабын өйрәнүне тәмамлауны билгеләп үттеләр. Беренче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, биеделәр. Егетләргә кунакка “саннар” килде”. Әлифба” балаларны укырга гына түгел, дус булырга, үз Ватанын яратырга өйрәтте. Иң беренче һәм төп мәктәп баскычы артта калды. Яңа белемнәр артыннан хәерле юлга!

Туган телен, туган илен яраткан балалар ватанпәрвәр булып үсәчәгенә шик юк.

Белем дөньясына ишек ачкан чак
Белем дөньясына ишек ачкан чак
Белем дөньясына ишек ачкан чак
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: